Accessibility links

Русиянең махсус көчләре башкорт милләтчеләренең күнегү урынын эзләгән


Русиянең эчке эшләр министрлыгының махсус көчләре республика белән чиктә башкорт милләтчел сугышчыларын эзләгән. Федераль басмалар җирле хокук саклаучылар сугышчылар турындагы хәбәрләрне яшерә дип саный.

Русия хәрби көчләренең махсус чаралар уздыруына башкорт милләтчел сугышчыларының республика белән чиктә ниндидер хәрби өйрәнү күнегүләре башлавы турында килеп ирешкән мәгълүмат сәбәп булган. Бу хакта “Новый Регион”га Русия эчке эшләр министрлыгы махсус көчләренең Урал төбәге идарәчесе Александр Порядин белдергән.

Аның сүзләренчә, бу күнегүләр йә Чиләбе өлкәсе, йә Пермь ягында булырга мөмкин дип фаразланган.

“Ниндидер билгесез көчләрнең оешуы турында мәгълүмат килде. Кемдер атышлар оештыра һәм өйрәнүләр алып бара диелде”, диде генерал-лейтенант.

Ул әлеге урынны табу өчен анда хәрбиләр һәм ФСБ вәкилләре җибәрелүен әйтте, ләкин бернинди сугышчылар да табылмаган.

“Йә бу мәгълүмат дөрес булмаган яки партизаннар инде спецназ килгәнче республикага качып өлгергән”, диде ул.

Әйтергә кирәк, әле бүгенге көнгә кадәр Төньяк Кавказдан кала Русия төбәкләрендә эчке эшләр министрлыгының махсус көчләре җәлеп ителү турында хәбәрләр булганы юк иде.

Татарстанга Төньяк Кавказ варианты килә дип куркытырга яратучы Русия стратегик өйрәнүләр институтының Идел буе үзәге башлыгы Рәис Сөләйманов җәй көне мәгълүмат чараларына Татарстанның Кама арты урманнарында коралланган, азык-төлек белән тәэмин ителгән хәрби-күнегү лагеры булуы турында хәбәр тараткан иде.

Сөләйманов ул вакытта Казандагы террор гамәлләре өчен җаваплылыкны үз өстенә алган, үзен “Татарстан мөҗәһидләре әмире” дип атаучы кеше шушы лагерьда качып ята дип белдерде.

Ләкин Русия эчке эшләр министрының Татарстан идарәсе моны кире какты. Алар урманнар контрольдә тотыла, янгыннар сәбәпле Татарстан урманнарын гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боралаклары белән дә һавадан күзәтәләр. Андый лагерь булган очракта да, аны күрми калу мөмкин түгел, диде.

Федераль басмалар соңгы вакытта Татарстан, Башкортстан урманнарында яшерен күнегүләр уздыручыларны тоткарлау чаралары булгалап тора, әмма җирле хокук саклаучылар аны яшерә дип белдерә килә. Бу чараларга Русиянең эчке эшләр министрлыгының махсус көчләре җәлеп ителүе дә мөгаен шуңа бәйледер.
XS
SM
MD
LG