Accessibility links

КАМАЗ алдагы ярты елда атнасына дүрт көн эшләячәк


КАМАЗ җитәкчелеге алдагы ярты елда берләшмәне дүрт көнлек эш атнасына күчерү турында фәрманны имзалады.

"Бу эшчеләрнең атна саен дүрт кенә көн эшлиячәкләрен аңлатмый, заказ булуга карап эш сәгатьләре озайтылачак. Яңа фәрманның имзалануы элеккесенең мөддәте чыгуына бәйле", диде КАМАЗның матбугат хезмәте башлыгы Олег Афанасьев.

Моңарчы да машина төзү берләшмәсе тулы атна эшләмәгән.
XS
SM
MD
LG