Уфада "Ак торна" бәйгесенә йомгак ясалды
Уфада, башкорт дәүләт академия драма театры бинасында төрки шигърият өлгеләрен тәрҗемә итүчеләрнең “Ак торна” исемле халыкара бәйгесенә йомгаклар ясалды. Чараны оештыручылар әйтүенчә, бәйге сәләтле тәрҗемәчеләрне дәртләндерү, аларны алдагы иҗатка да илһамландыру максатын куя. Төрки шигърият өлгеләрен тәрҗемә итүчеләр ярышына 286 эш тәкъдим ителгән. Үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр арасында Русиянең байтак төбәкләреннән, шулай ук Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Украина республикаларыннан, Татарстан, Литва, Молдавиядән һәм Петербурдан тәрҗемәчеләр бар. “Ак торна” бәйгесенә йомгак ясау кичәсе зур бәйрәмгә әйләнде. Җыр-моң, дәртле биюләр белән аралашып барган тамашада берничә номинациядә җиңү яулаган сәләтле тәрҗемәчеләр сәхнәгә чакырыла һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырыла. “Ак торна” бәйгесен оештыручылар аның киләсе елларда да дәвам итәчәгенә ышандырды бу кичә азагында.
мультимедиа
-
сентябрь 16, 2026Милли биюләр флешмобында татар һәм башкортлар да катнашты
-
сентябрь 15, 2026Башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыкты
-
сентябрь 13, 2026Түбән Камага һөҗүм: ике кеше һәлак
-
сентябрь 11, 2026Удмурт галиме Альберт Разинның теле хакына үлеменә 7 ел
-
сентябрь 09, 2026Татар шагыйре Путин сугышын данлаган урын ачкан
-
сентябрь 08, 2026Башкорт теленә өстенлек: элмә такталарына яңа таләпләр