Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа урыслары Казандагы урыс мәдәнияте өчен борчыла


Уфадагы каршылык чарасы, 16 декабрь 2012
Уфадагы каршылык чарасы, 16 декабрь 2012

16 декабрь Башкортстанда Казанның урыс мәдәнияте оешмасын яклап каршылык чаралары узды. Чаралар Уфада һәм Ермолаево касабасында үтте.

Уфадагы чараны оештыручылар Кәрвансарай янында - халык иң күпләп йөргән җирдә уздырырга җыенган булсалар да, хакимият аларга Октябрь районының Пенсия фонды утырган бина янындагы мәйданны биргән. Кулларында “Казанның урыс мәдәнияте җәмгыятеннән кулыңны ал!”, “Урысларны тыя алмассыз!”, “Исламчылыкка юк!” кебек шигарләрне күрергә була иде.

Пикетта егермегә якын кеше катнашты. Пикетчылар узып баручыларга милли республикаларда тел мәсьәләсенең авырлыгы турында листовкалар да таратты. Пикетчыларның берсе, Константин Кузнецов сүзләренчә, чараның максаты - Башкортстанда һәм Татарстанда ислам радикализмы өчен борчылган блогер Павел Хотулевка теләктәшлек белдерү.

“Казанда Урыс мәдәнияте оешмасы әгъзалары тоткарлана, чаралар үткәрүне тыялар, шул ук вакытта радикал “Хизб ут-Тәхрир”, милли-сепаратчыл “Азатлык” татар яшьләре оешмаларына чаралар үткәрергә мөмкинлек бирәләр”, диде Константин Кузнецов.

Ермолаевода ике чара узды. Бер көн алдан, ягъни 15 декабрь “Урыс чабышы” исемле чара узды. Кулларында “Берәү барысы өчен һәм барысы да берәү өчен”, "Казанның урыс мәдәнияте үзәге, без синең белән!” дигән шигарләрне күрергә була иде.

16 декабрьдә шул ук Ермолаевода дусларча футбол матчы узды. Анда Күмертау һәм Мәләвездән килгән 50гә якын уенчы катнашты. Бу спорт чарасы да Казанның урыс мәдәнияте оешмасын яклау байрагы астында узды.
XS
SM
MD
LG