Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар журналистының рәсем күргәзмәсе ачылды


Казанда "Күңел бизәкләре" күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:34 0:00

Казанда татар журналистының рәсем күргәзмәсе ачылды

Казанда Татарстан дәүләт радиосы журналисты Дания Гайнетдинованың "Күңел бизәкләре" дип аталган рәсем күргәзмәсе ачылды. Рәсемнәрдә табигать күренешләре, чәчәкләр, атлар сурәтләнгән.

"Мин кеше рәсемнәрен ясарга яратмыйм. Миңа табигать якынрак. Табигать күренешләрен күңел күзем белән күреп, күңел сандыгына салып куям һәм кирәк чакта рәсем итеп ясыйм. Чәчәкле рәсемнәрне өч көндә, табигать күренешен, атларны унбиш көндә ясыйм", ди автор.

Күргәзмә Милли китапханәнең Карл Маркc урамы 39нчы йортта урнашкан уку залында 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк .
XS
SM
MD
LG