Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров үз фамилиясен кулланган чечен газетының ябылуын хуплый


Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үз атасы Әхмәт Кадыров хөрмәтенә “Кадыровн некъ” (Кадыров юлы) исемле газетның ябылуын хуплады.

Аз тиражлы бу басма пәнҗешәмбе көнне Русия президенты Владимир Путинның матбугат очрашуында Кадыровның игътибарын җәлеп иткән. Очрашуда әлеге газет журналисты Путинга сорау бирү алдыннан үз басмасының исемен атауга ук залда көлешү башланды. Путин журналистларны көлмәскә чакырды, газет Чечнянең элекке президенты, 2004 елда шартлатып үтерелгән Әхмәт Кадыров хөрмәтенә шулай аталганлыгын әйтте. Матбугат очрашуы тәмамлангач берничә сәгать үтүгә газета үзенең ябылуын игълан итте. Кадыров бу басманың үз исемен куллану өчен рөхсәт сорамаганлыгын белдерде.
XS
SM
MD
LG