Accessibility links

Пакстанда тотык итеп алынган алман ватандашы ярдәм сорый [эксклюзив видео]


Пакстанда тотык итеп алынган алман ватандашы ярдәм сорый
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00

Пакстанда тотык итеп алынган алман ватандашы ярдәм сорый

Пакстанда тотык итеп алынган алман ватандашы Германия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, тотык алучыларның таләпләрен үтәргә чакырды. Бу видеомөрәҗәгать шимбә көнне радиобызның Пакстандагы Машаал бюросына җибәрелгән.

Әлеге видеода Пакстанның Мултан шәһәрендә бер алман ширкәтендә эшләгән 59 яшьлек алман ватандашы Бернд Мүленбек мөҗәһетдиннәр тарафыннан тотык итеп алынуын әйтә. Таләпләр үтәлмәсә үзенең үтереләчәген хәбәр итә. Ул Германия хөкүмәтен аны коткару өчен көч куллану кебек ахмак адымга бармаска, тотык алучыларның таләпләрен тулысынча үтәргә чакыра.

52 секундлык видеода таләпләрнең нидән гыйбарәт икәне әйтелми.

Пакстан рәсмиләре әйтүенчә, бер алман һәм бер итальян ватандашы 19 гыйнварда Мултанда тотык итеп алынган булган. Германиянең Welthungerhilfe исемле һуманитар ярдәм ширкәте хезмәткәрләре 2010 елдагы су басу корбаннарына ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгән.
XS
SM
MD
LG