Шыгырдан мәчетендә Мәрҗани мөнбәре саклана
Чуашстанның "Өч сәхабә" мәчетендә заманында Казандагы Мәрҗани мәчетендә торган тарихи мөнбәр үз урынын тапкан. Бу мәчеттә шулай ук татар халкының тарихи эзләренең чагылышларын да күрергә мөмкин. “Гөлстан” газетасы баш мөхәррире Рәфис Җәмдихан сүзләренчә, бу мәчетне төзегәндә Болгарда хәрәбәләр хәлендә яткан Җәмигъ Хан мәчете өлгесе үрнәк итеп алынган. Мәчет әле яңа булса да аның нигезендә Болгардан кайткан 40лап борынгы таш урнаштырылган. "Мәчетнең тарихи мөнбәре татар дөньясында сакланып калган иң тарихи мөнбәрләрнең берсе", ди ул. Мөнбәрне Казаннан алып кайтып төзекләндергәннәр һәм татар халкының тарихи һәм мәдәни ядкаре итеп кадерләп мәчетнең беренче катына урнаштырганнар. Әлеге мөнбәрдә заманында татар халкының данлыклы зыялылары Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтзәки хәзрәтләре һәм башкалар вәгазь сөйләгән булган. Хәзер мөнбәр Шыгырдан мәчетенә килүчеләргә татар халкының тарихын хәтерләтеп тора. Шыгырдандагы татарлар тормышы белән кызыксынып ерак Төркия, Фәләстин һәм башка чит илләрдән дә кунаклар өзелми икән.
мультимедиа
-
сентябрь 24, 2026Ат итен ашау төрле илләрдә ничек таралган
-
сентябрь 22, 2026Стәрлетамакта сәүдә үзәгендә янгында дүрт кеше һәлак булды
-
сентябрь 21, 2026Путин сугышында һәлак булган хатын-кызлар
-
сентябрь 16, 2026Милли биюләр флешмобында татар һәм башкортлар да катнашты
-
сентябрь 15, 2026Башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыкты
-
сентябрь 13, 2026Түбән Камага һөҗүм: ике кеше һәлак