Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дини, милли лидерларны һәм эшмәкәрләрне берләштерү кирәк"


Әлбир Крганов форумда чыгыш ясый
Әлбир Крганов форумда чыгыш ясый

Әлбир Крганов дини, милли лидерларны һәм эшмәкәрләрне берләштереп оештырылган проектларның милләткә файдасы зуррак булачак дип әйтә.

Чуашстан мөселманнары диния нәзарәтенең 20 еллыгы уңаеннан 12-13 декабрьдә дүртенче "Шыгырдан диалогы" авыл икъдисады форумы һәм унберенче "Шыгырдан укулары" үтте. Чуашстан мөселманнары диния идарәсе һәм Мәскәү мөфтияте рәисе Әлбир Крганов дини, милли лидерлар һәм эшмәкәрләр бергә булып, уртак гамәлләр кылган вакытта гына, татар үз фикерен ишеттереп, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип әйтә. Крганов Азатлык сорауларына җавап бирде.

"Шыгырдан диалогы" дүртенче тапкыр үтте. Моңа кадәр булган өчесе белән чагыштырганда соңгысының әһәмиятен ничек бәяләр идегез?

Моңа кадәр булган чаралар авыр юлны үтеп эшебезне милләттәшләребезгә, киң җәмәгатьчелеккә таныту кебегрәк иде. "Шыгырдан дилогыны"ның дүртенче тапкыр үтүе ул олы юлга чыкканыбызны күрсәтә һәм чаралар алга таба да дәвам итәчәк дигән өмет уята. Бу чарада Чуашстан президенты, Татар конгрессы җитәкчеләре, галимнәр, Иран, Төркия консуллыгы вәкилләре, Кытай вәкилләре дә катнашты. Ике көнлек чара вакытында татар концертларында ике меңнән артык кеше катнашты. Русиядәге 4300 татар авылы арасында мондый проектның әлегә кадәр башка җирдә булганы юк.

Бүген исламны социальләштерү бигрәк тә кирәк. Мәчет һәм мәдрәсә төзү белән бергә халыкка тагын нинди файда китерә алабыз дигән сорау бүген бигрәк тә актуаль. Шуңа күрә без милләтне, динне, икътисадны берләштергән форумнар уздыру дәрәҗәсенә килеп җиттек. Бу икътисад форумнары, "Шыгырдан укулары" һәм соңгы еллардагы башка чаралар авылыбызга дәүләт ягыннан да инвестицияләр кертергә мөмкинлек бирде.

Яңа мәктәп, яңа балалар бакчасы, хәзер төзелә торган спорт һәм савыктыру үзәге, дүрт урамга асфальт салына, гомумән алганда 500 миллион сумнан артык акча бер татар авылына гына кертелде. Яшьләрне һәм халкыбызны без менә шундый эшләрне дә булдыра алабыз дип ышандырдык. "Шыгырдан дилогы" хәзер татар эшмәкәрләренең дә телендә. Алар нинди файдасы бар икән дип кызыксына. Төрле очрашулар булып тора һәм шулай ук килешүләр төзелә.

Мондый зур чараларны үткәрү авылга үзебезнең республикада да аерым дәрәҗә, статус бирә. Хәзер безнең авылда 2020 хуҗалык бар, 5929 кеше яши, үлемгә караганда туучылар саны ике тапкыр артык. Һәр ел саен 60-70 гаилә барлыкка килә. Хәзер авылыбыз янында тагын 504 хуҗалыктан торган бистә төзеләчәк. Анда да яшәеш челтәре өчен әһәмияткә ия корылмалар да салыначак.

Икътисади форумнарда катнашып Шыгырдан үрнәген кабул итеп, үзләренең татар авылларында тормышка ашыра башлаучы эшмәкәрләр бармы? Шыгыдандагы кебек модельне төзеп ятучыларны белмисезме?

Бездәге кебек форматны белмим, ишеткәнем юк. Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы министры ике дистәгә якын район җитәкчеләре белән килеп безнең модельне карап киткән иделәр. Күрше төбәкләрдән дә үзләре килеп караучылар бар. Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров белән дә бу хакта сөйләшү булды. Ел да Казанда үтә торган татар авыллары эшмәкәрләренең форумының күчмә утырышын, практик яктан күрсәтер өчен, Шыгырданга китерербез дип уйлаштык. Эшебезнең уңай якларын егетләргә дә күрсәтү кирәклеге әйтелде.

"Шыгырдан диалогы"на киләсе елга биш ел тула. Әгәр без бу чараның эчтәлеген елдан-ел яхшырта бармасак, аның кадере бетәчәк. Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе бар, Марат Кабаев аның җитәкчесе булды. Ул да язга таба бизнестагы егетләрне Шыгырданга алып килергә тели.

Гомумән, татар авылларында эшмәкәрләрнең үзләре эшли торган эшләре бар, ә җәмәгатьне туплап, бердәм проектларны эшләү артык сизелми. Иҗтимагый шуралар төзү дә аксый. Без аны Чуашстанда күптән башладык, ул да хәзер уңай гына эшләп килә, файдасын шактый күрәбез. Без бу проектларыбызны башкаларга күрсәтергә тырышабыз, әмма читтә әлегә нигәдер барып чыкмый. Бер авылда теләүче 3-4 кеше булса, аны эшләргә мөмкин.

Дөньядагы вазгыять катлаулану сәбәпле кара-каршы чикләүләр кертелде. Русия Европадан азык-төлек кертми башлагач бәяләр үсте. Соңгы вакытта доллар да күтәрелде. Ничек уйлыйсыз, әлеге икътисади кыенлыклар татар авылларындагы эшмәкәрләргә этәргеч була аламы?

Бөтен нәрсә татарның үзеннән тора. Татарлар үзләре хәзерге вазгыятьне аңлап, мөмкинлекне файдаланып, ябышып эшләп, күтәрелеп калырга кирәк. Русиядә икътисадны нефтькә генә бәйләп эш иткәнгә авыл тормышына игътибар булмады. Мин Русиянең җәмәгать пулатында ничә еллар инде авыл хуҗалыгы, авыл тормышы мәсьәләләре буенча бер комиссия булдырыйк дип әйтеп-әйтеп, менә хәзер, Аллаһка шөкер, ул оештырылып эшли башлады. Соңгы елда авылга игътибар артты, бюджетны да 92 миллиард итеп арттырдылар. Хәзер авылларда дәүләтнең күп кенә социаль проектлары бар. Без шуны файдалана белергә тиеш. Җирле идарәләр, хакимиятләр белән эшләп, безгә дәүләттәге мөмкинлекләрне үзебезнең авылларга тартып китерү кирәк.

Бәлки Дөнья Татар конгрессына безнең авыллар үрнәгенә нигезләнеп төрле татар авылларында яшәгән егетләргә бер семинар үткәрү кирәктер. Хәзер авыл туризмы дигән проект бар, ә нигә аны үзебездә дә балдырмаска? Теләк булса, бик күп әйберләр дә эшләргә мөмкин. Теләкне ничектер уяту кирәк.

"Шыгырдан укулары" быел 11нче тапкыр үтте. Бу ике чараның бергә үтүе Чуашстан мөфтиятенең 20 еллыгына да багышланды. Мөфтият уңышларына килсәк?

Без хәзер бу 20 елны үттек. Нинди генә җилләр исмәсен, бердәм булып, нык булып үзебезнең эшебезне алып бара алдык. Хәзер аның нәтиҗәсе дә күренә. Без кемгәдер буйсынып теге йә бу дини идарәләр белән тартышмадык, без барсын да хөрмәт итәбез.

Хәзер нинди генә өлкәне алма, башкалардан ярдәм көтәсе дә юк. Үзләре эшләмәсә, беркем дә китереп бирми. Безнең Шыгырдан халкының яраткан сүзе бу. Без кешедән көтеп ятмадык, үзебез эшләдек. Хәзер республикада 44 рәсмиләштерелгән дини оешмабыз, 50-гә якын мәчет, мәдрәсә биналарыбыз бар. Ул бит үзебезнең милкебез. Аннан да кала яңа төзелеп килә торган мәчет һәм мәдрәсәләребез дә бар. Тукай авылында 800 квадрат метрлы, өч катлы бик күркәм мәхәллә йорты төзелде. Аны 3 гыйнварда ачачакбыз. Тагын башка бик күп проектлар бар. Әмма иң зур җиңүебез – ул үзебезнең халкыбызның үз көченә ышанып эшләве.

Мәскәүдәге мөфтиятнең хәлләре ничек?

Шәхси яктан караганда, Үзәк диния нәзарәте, Русия диния нәзарәте белән дә мөнәсәбәтләребез әйбәт. Башкаларга караганда Үзәк диния нәзарәтенә хисләребез җылырак. Үзәк диния нәзарәтендәге имамнарыбыз, остазларыбызның 225 еллык тәҗрибәсеннән без тайпылмыйбыз.

Бүген Мәскәүдәге мөфтиятебезнең эшен алып барабыз. Бинабызда татар мәхәлләсе оешып, 150ләп кеше җомга намазларын үткәрәбез. Гает бәйрәмнәрен спортзалларда һәм Сокольники паркындагы зур ябык чатырларда үткәрәбез. Яшьләрнең дискуссия клубы, хатын-кызларның клубы бар һәм шулай ук башка төр юнәлешләрдә дә эшебезне алып барабыз. Зур хыялыбыз дәүләт вәкилләре белән килешеп, җир алып мәчет төзү.

Сезнең тел төбеннән аңлашылганча, дин һәм икътисад берлеге генә уңышлы булачак. Моңа Шыгырданны үрнәк итеп күрсәттегез. Ничегрәк бу ике өлкәне берләштерергә мөмкин? Шундый яңа модельне башка төбәкләргә дә ничегрәк таратып була?

Бу милләтебездә булган әйбер, яңалык түгел, без ул арбага утырып йөргән инде. Татар буржуазиясе, бу очракта яхшы мәгънәсендә, безнең мәдрәсәләрдә укып күтәрелгән кешеләр алар. Патша вакытындагы депутатларыбыз булсын, бай кешеләребез булсын, алар мәдрәсәләрдә укып чыккан, милләтен яраткан, динен аңлаган кешеләр. Бүген күбрәк укытуга игътибар бирү кирәк.

Динне мәдәният белән дә бергә бәйләп бару кирәк. Мәдәниятне читләштерү ярамый. Чуашстан тәҗрибәсенә килсәк, татар милли мохтарияте белән кулга-кул тотынышып 20 елдан артык эшлибез. Без үзебезне мәдәнияттән читләштермәдек, үз дөньябызга гына ябылмадык. Татар конгрессы соңгы вакытта татар имамнары форумын үткәрә башлады. Бәлки, безне бергә кушарга кирәктер. Дини яктан, милли яктан, мәдәни яктан лидерларны һәм эшмәкәрләрне беләштереп, киләчәктә бергә чаралар үткәрергә кирәктер.

Шушы күрешүләрдә динне аерым, икътисадны аерым, мәдәниятне аерым карамаган һәм шул ук вакытта татар мәнфәгатьләрен дә кайгырткан, татар милли сәясәтен дә күз алдында тоткан уртак проектлар, уртак модельләр булдырылса уңышлырак булчак дип әйтәсегез киләме?

Әйе, нәкъ шулай. Шул дәрәҗәгә җиткереп акыллы эшләгән вакытта безне ишетәчәкләр һәм без үз фикеребезне ишеттереп уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинбез.

XS
SM
MD
LG