Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: интернет дөньясы


Дөньяның төрле почмакларында социаль челтәр куллану ешлыгы
Дөньяның төрле почмакларында социаль челтәр куллану ешлыгы

Ел ахырында үткән елга йомгак ясала. Азатлыкның "2012 йомгаклары" шәлкемендә төрле тармак, төбәкләргә нәтиҗә ясалыр, ел дәверендә безнең белән элемтәдә торган укучыларга сүз бирелер. Шәлкемне интернет дөньясыннан башлыйбыз. 2012 елда интернетта иң күп күтәрелгән темалар нинди булган?

Google ширкәте узып баручы елның иң популяр вакыйгаларын, шәхесләрен, трендларын чагылдырган Zeitgeist рейтингын бәян итте. Интернетта иң күп эзләнгән шәхес – быел вафат булган Уитни Хьюстон һәм YouTube сайтында иң күп каралган видео – PSY Gangam Style булган.

Иң популяр вакыйгаларга килгәндә, Google сәхифәсендә иң күп эзләгәннәр арасында Олимпия уеннары, Евро-2012 һәм Евровидение җыр бәйгесе.

Техник җиһазлар арасында елның иң актив кулланылган эзләү җиһазлары – iPad 3 һәм iPhone 5 булып чыккан.

2012 елның Русиядә сәяси тормышның җанлану елы булганы интернетта да чагылган. Яндекс эзләү системының вакыйгалар арасында иң күп эзләнгән тема – “сайлаулар 2012” булган. Русия президентын сайлау Facebook социаль челтәрендә дә иң күп сөйләшелгән өченче тема булган.

Русиядә зур шау-шу тудырган Pussy Riot төркеме дә интернет кулланучыларының игътибарын җәлеп итте. Facebook-та ул популярлык буенча – икенче, Google эзләү системында “Шәхесләр” категориясендә дүртенче урында тора.

Google ширкәте аерым рейтинг белән генә чикләнмичә, елның видеонәтиҗәсен дә әзерләгән. Бу видеода аерым урын алган вакыйгалар арасында Австрия спортчысының тавыш тизлеген узуы, Паралимпия уеннары, АКШтагы сайлау, Сэнди давылы бар.

Google-ның 2012 елга нәтиҗә ясаган видеоязмасы:



Кызык өчен Google "ничек..." дип башланган сораулар рейтингын да китергән. Интернетта иң күп бирелгән сорау – “ничек игелеклерәк булырга” икән. Интернет кулланучыларын шулай ук "гөлчәчәк рәсемен ничек ясарга" һәм "ничек үбешергә" дигән сораулар да борчыган. “Ничек итеп башка берәүнең электрон хат тартмасына керергә” дигән сорау да иң еш бирелгәннәр арасында.

Дөнья пәрәвезендә гизүчеләрне менә шундый нәрсәләр кызыксындырган. Татар кулланучыларын нәрсә борчый дигән сорауга җавап юк, интернет ширкәтләре әлегә андый рейтинглар төземи.
XS
SM
MD
LG