Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Русия ике чор арасында


Русия президенты Владимир Путин йолдызының томанлануы белән бергә илдәге бер чор да тәмамланып килә. Шул ук вакытта Русия яңа чорга әле әзер түгел.

Русиядә быел барысы да үзгәрде, шул ук вакытта берни дә үзгәрмәде. Президент Путин үзенең элекке куәтен инде югалтты, шуңа да карамастан ул кире тәхеткә кайтып утыруга иреште. Аның дошманнары ныгыды, шул ук вакытта алар үзара уртак телгә килә алмады. Озак вакыт авызларын йомып торган халык ниһаять уянды һәм яңалык таләп итә башлады. Ләкин алар куәтле хакимият көченә каршы тора алмады.

Русиянең чынбарлыгы шул: бер сәяси чорга ясин чыгарга җыенганда, икенчесе әле тумаган.

Путин кабат Кремльгә кайтып утырды. Ләкин рәсмиләр арасында барган бәхәсләр, тынмаган җәмгыять һәм оппозициянең үз сүзендә ныграк торуы сәбәпле, президентның зәгыйфьсезлеге инде үткәндә калды. Шул ук вакытта аның режимына каршы альтернатива әле барлыкка килмәде.

Русия белгече, АКШтагы хәрби-диңгез көллияте профессоры моның нәтиҗәсе булып тотрыксызлык тууын әйтә.

Аның сүзләренчә, Путин бүген Русиядә иң зур көч. Президент буларак барысы да аның кулында. Мәхкәмәләр аның дошманнарын зинданга яба ала, административ чаралар ярдәмендә сайлауларда кирәк саннарга ирешеп була, аңа якын кешеләр матбугатны, энергетика тармагын һәм сәнәгатьнең төп өлешен контрольдә тота.

Путин якыннары арасында инде бердәмлек юк

Путин якыннары арасында да Русиянең киләчәге турында фикер төрлелеге арта барганы күренә.

Мисал өчен хөкүмәт идарәсе җитәкчесе Владислав Сурков үзгәреп баручы җәмгыятьне канәгатьләндерү өчен сәяси җепшеклеккә чакыра. Көч структуралары ветераннары – президент идарәсе башлыгы Сергей Иванов һәм тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин киресенчә, режимны кырыслату һәм оппозицияне бастыруны таләп итә.

Көнбатышка йөз тоткан икътисадчылар – элекке финанс министры Алексей Кудрин һәм премьер-министр урынбасары Аркадий Дворкович Русия икътисадының нефть-газ акчасына гына бәйле булуын туктатырга чакырганда, Путинның якын дусты булган “Роснефтьнең” башлыгы Игорь Сечин моңа каршы тора.

Путинга “хакимият вертикален” кулында тотып тору һәм Кремль тирәсендәге төрле кланнар арасындагы бәхәсләрне хәл итү инде авырлаша.

Күптән түгел “Обман. Шпионы, ложь и как Россия дурачит Запад” китабы авторы, The Economist британ атналык газетасы халыкара баш мөхәррире Эдвард Лукас Путин яңадан әйдәп баручы, әмма ул инде элекке кодрәтен югалта бара дип саный.

“Без бу арткы сәхнәдә кайнаган барлык интригаларны күрәбез һәм беркем дә кемнең кем ягында булуын һәм ни өчен моның шулай булуын аңлый алмый”, ди ул.

Оппозицияне бастыру көчәйде

Елның беренче яртысында оппозиция үзен күрсәтте һәм кайбер реформаларга иреште. Мисал өчен губернаторларны сайлауны кайтардылар, сәяси фиркаләрне теркәү җиңеләйде.

Әмма Путинның кире президент вазифасына кайтуы элекке җепшеклеккә нокта куйды. Pussy Riot төркеме кызлары төрмәгә утыртылды, хөкүмәттән бәйсез оешмаларны һәм урам чараларын чикләүче канун кабул ителде, оппозиционерлар Алексей Навальный һәм Сергей Удальцовны җинаять җаваплылыгына тарту дәвам итә. Кремльдә кырыс юлны сайлаучылар кабат алгы планга басуга иреште.

“2000 ел башыннан бирле барган Путин режимы мондый сәяси хәрәкәт белән очрашмады. Оппозициягә җавап бик кырыс һәм рәхимсез булды. Путин идарәсе план эзли һәм алар аның эчтәлеген дә табарга тиешләр әле”, ди Питтсбург университетының Русия һәм Көнчыгыш-Европа фәннәре үзәге фәнни хезмәткәре Шон Һиллори.

Путинныкына хас режимнар репрессияләр уздырып кына сакланып кала алмый. Тотрыклы һәм уңышлы булу өчен шулай ук “йомшак көч” тә кирәк. Җәмгыятьне куркытып кына түгел, ә рухланып та идарә итү мөһим.

Кремль сүзләре халыкны инде рухландырмый

Үзенең 2000-2008 еллардагы президентлыгы чорында Путин иң камиле иде. 1990нчы еллардагы тотрыксызлыкны юкка чыгару, Русиянеке аякка басуы турындагы Кремль сүзләре инде искерде һәм халыкны рухландырмый.

Ел азагына якынлашканда Путин инде кайбер инициативаны кулына алырга торышып, коррупция белән көрәш кампаниясен көчәйтеп җибәрде. Бу хәтта кайбер югары җитәкчеләргә, шул исәптән саклану министры Анатолий Сердюковка да кагылды. Ләкин җәмгыятьтә бу кланнар арасындагы сугыш кына дигән хис калды.

Белгечләр фикеренчә, Русия җәмгыяте тиз үсеш ала, ә сәяси сыйныф моңа җитешми һәм Кремльның төп проблемы да шунда. Путин заманында урта сыйныф барлыкка килде, ә ул үз чиратында яшь гражданнар җәмгыятен тудырды һәм хәзер алар үз хокукларын таләп итә башлады.

Үз-үзенә ышанган, яхшы мәгълүматлы бу көч инде Путинның “хакимият вертикале” белән бәхәскә дә әзер.

Карнеги Мәскәү үзәгеннән Маша Липман фикеренчә, бу инде бик тиздән булырга да мөмкин.

“Кремль сәяси мохитны контрольдә тотуны дәвам итә, әмма алар җәмгыять мохитын контрольдә тота алмый. Бу халык уянуы инде һичшиксез булачак. Кремль сәясәте бу халык энергиясен тотып калуга юнәлдерелгән кебек. Мин моны мөмкин түгелдер дип саныйм”, ди ул.
XS
SM
MD
LG