Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Авыр югалтулар


2012 елда татар үзенең хәйран гына асыл шәхесләрен югалтты. Олпат агалар, гүзәл затлар арабыздан китеп, милләт ятим калды кебек.

22 февраль. Озак авырудан соң Камал артисты Фирдәвес Әхтәмова арабыздан китеп барды. Аңа 73 яшь иде.

26 февраль. Камал театрының алыштыргысыз мөдире Шамил Закиров 66 яшендә вафат булды.

2 май. 76 яшьлек Туфан ага Миңнуллинның йөрәге туктады.

28 май. Алыштыргысыз Әлмәндәр бабай – СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров арабыздан китте.

14 июнь. Рәссам, Тукай бүләге иясе Илдар Зарипов 72 яшендә вафат булды.

25 июнь. Идел-Урал мөселманнарының хокукын яклаучы адвокат Рөстәм Вәлиуллин Алтайда үлде. Рәсмиләр физик яктан көчле, 37 яшлек Вәилуллинның елгада батып үлгәнлеген белдерде.

15 июль. 74 яшендә рәссам, Тукай бүләге иясе Әхсән Фәтхетдиновны югалттык.

19 июль. Казанда, үз фатирыннан чыгып барганда милли хәрәкәтнең элекке активисты, соңрак мөселман әһеле буларак танылган Вәлиулла Ягъкуп (Винер Якупов) атып үтерелде. Бу җинаятьнең кем тарафыннан уйланып, кем тарафыннан башкарылганы әле дә билгеле түгел.

28 сентябрь. Тинчурин театры артисты Хәлил Мәхмүтов озак авырудан соң 73 яшендә вафат булды.

13 ноябрь. 70 яшендә татар шагыйре Әхмәт Гадел якты дөнья белән хушлашты.
XS
SM
MD
LG