Казанда мөселманнарның автойөрешендә катнашканнарны тоткарлаулар дәвам итә.
Шимбә иртәсендә Казанның Эсперанто һәм Вишневский урамнары кисешкән урында Рафаил Сабитов машинасын ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан һәм Рафаилнең үзен полициягә, машинасын җәза паркына алып китәргә теләгән.
Вакыйга шаһите булган Рөстәм Ямалиевның Азатлык радиосына белдерүенчә, Рафаил тиз арада дусларына шалтыраткан һәм мөселманнар күпләп җыелгач аның машинасын калдырып үзен генә полициягә алып китәргә дип килешкәннәр.
Рафаил Сабитов ике сәгатькә тоткарланганнан соң иреккә чыгарылган.
Рөстәм Ямалиев бу хәл Корбан бәйрәмендә мөселманнарның машина белән урам йөреше уздыруына бәйле булырга охшый, ул чарада катнашкан машиналарның номерларына карап аларның хуҗаларын тоткарлаулар баруы турында мәгълүмат бар дип белдерде.
Казан читендә бу атнада да мөселманнар машина йөреше уздырды һәм анда катнашучыларны да тоткарлаулар һәм машиналарын җәза паркларына алып китүләр булып узды.