Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлбир Крганов Казанда журналистлар белән елны йомгаклады


Әлбир Крганов Казанда елга йомгак ясады
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:30 0:00

Очрашуда сүз татар милләтенең киләчәктә сакланып калу һәм үсеш юллары турында барды. Ул милләт һәм ислам диненең бер-береннән аерылмаска тиешлеген ассызыклады.

Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәр ел азагында гадәткә кертелгән бу очрашуны быел да уздырды. Мәскәү һәм Чуашстандагы мөфтиятләр эшчәнлеген аңлату белән беррәттән журналистларны кызыксындырган сорауларны да җавапсыз калдырмады.

Ул бигрәк тә Мәскәүдә мәчет төзү өчен җир алу, мигрантлар мәсьәләләренә киңрәк тукталды. Шулай ук, биш меңнән артык кеше сыйдырышлы Мәскәү Җәмигъ мәчете комплексын төзү планнары белән уртаклашты.

Әлбир Крганов 2012 ел дәвамында Татарстанда булган иң сөендергеч вакыйга дип, Болгарда Ак мәчетнең ачылуын атады. Ә иң күңелсез вакыйга дип 19 июльдә Казанда дин әһелләренә каршы оештырылган һөҗүмнәрне билгеләп үтте.

Крганов үз сүзләрен, барлык авырлыкларга каршы бөтен җәмгыять тупланып, илебезне, көнебезне бергәләп матурайтырга тиешбез, дип тәмамлады.
XS
SM
MD
LG