Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Камал театры


Камал театры мөдире Илфир Якупов чыгыш ясый
Камал театры мөдире Илфир Якупов чыгыш ясый
Камал театры узган елда аеруча зур югалтулар кичерде. Шул ук вакытта истә калырлык уңышлар да булды. Азатлык радиосына 2012 ел йомгакларын Камал театры мөдире Илфир Якупов сөйләде.

– Бу ел безнең театр өчен бик авыр ел булды. Ел башыннан ук зур-зур шәхесләребез китеп барды. Театрның ныклы терәкләре булган Фирдәвес Әхтәмова, Шамил Закиров, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Әнвәр Гобәйдуллин вафат булды.

Аннан соң шулай ук узган елда театр тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсе – безнең Кытайга барып, театр фестивалендә катнашып татарча спектакль уйнавыбыз да истә калды.

Бүтән театрларга килгәндә, күптән түгел генә Сабир Өметбаев театры Минзәлә шәһәрендә Сабир Өметбаев һәйкәлен ачты. Димәк, татар театры өлкәсендә эшләгән кешеләрне онытмыйлар, таныйлар, беләләр һәм алар турында истәлекләр саклана.

– Татар театры бу ел эчендә нинди дә булса, үзгәреш кичердеме? Татар тамашачысында берәр үзгәреш күзәтелдеме?

– Тамашачы үзгәрә, акрынлап яшәрә. Яшь тамашачылар тартыла театрга. Бу елның уртасында безнең труппага да яшьләр килделәр. Шулай ук яшь тамашачылар да килә. Без бу юнәлештә эшлибез, интернетта күбрәк эшләргә, күбрәк яшьләр булган җирдә күренергә тырышабыз.

Эштәге үзгәрешләргә килгәндә, Камал театрын 30 елдан артык җитәкләгән Шамил Закиров монда системаны инде төзегән, ул система инде эшли, аны үзгәртәсе юк, кайбер урыннарын яңартып кына җибәрергә кирәк.

Илфир Якувоп белән әңгәмә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG