Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Новосибирски татарлары


Новосибирскида 5нче Себер татар яшьләре фестивале, 27-30 сентябрь 2012
Новосибирскида 5нче Себер татар яшьләре фестивале, 27-30 сентябрь 2012

Новосибирски татарлары 2012 елда төрле юнәлештә уңышлы эшләп килделәр. Шуны да зур уңыш дип санарга була: өлкә татар мәдәният үзәгенең кайбер чаралары дәүләт бюджетыннан финансланды, төбәктә оештырылган грантлар бәйгеләрендә катнашып, уңышка иреште – җиде төрле юнәлештәге эш проектына өлкә бюджетыннан акча бирелде.

Көнбатыш Себер тигезлегенең көньяк-көнбатышында урнашкан Новосибирски өлкәсендә 2010 елгы җанисәп буенча 24,158 татар яши. Бу сан төбәктә яшәгән 2,694,310 кешенең якынча 0,9%-ын тәшкил итә.

Татарлар чагыштырмача артык күп булмасалар да, үзләренең уңышлы эшләре, яхшы эшчәнлекләре белән өлкә һәм шәһәр күләмендә шактый танылганнар. Алай гына да түгел, Новосибирски татарларын күрше-тирә төбәкләрдә дә, Татарстан һәм Казакъстан республикаларында да беләләр.

Новосибирски татар оешмалары эшчәнлеге

Новосибирскида 1990 елдан бирле Өлкә татар мәдәният үзәге, 1997 елдан – “Алтын йолдыз” яшьләр клубы һәм 2000 елдан – Өлкә милли мәдәни мохтарияте эшләп килә. Алардан тыш шәһәрдә һәм авыл-районнарда халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүче үзешчән сәнгать коллективлары бар.

Башка төбәкләрдә кебек Новосибирскида татар оешмалары чараларның финанс яклары, асылда, химаячеләр ярдәме белән хәл ителә, дәүләт ягыннан ярдәм аз күләмдә була.

2012 елны бу юнәлештә уңай якка үзгәреш булды – Өлкә татар мәдәният үзәгенең җиде төрле юнәлештәге эше өлкә бюджетыннан билгеле бер күләмдә финансланды. “Бу үзәкнең, өлкә хакимияте оештырган грантлар бәйгесендә катнашып, уңышка ирешү нәтиҗәсендә булды”, – ди Өлкә татар мәдәният үзәге директоры Рауза Тихомирова.

“2012 елда Өлкә милли-мәдәни мохтарияте дә иҗтимагый оешмалар арасында оештырылган грантлар бәйгесендә катнашып, уңышка иреште”, – ди Рауза Тихомирова.

2012 елда Новосибирски татар оешмалары эшчәнлеге югарыда санап киткән грант откан проектлар буенча гына алып барылмады. Татар оешмалары активистлары көче белән башка бәйрәмнәр, бәйгеләр, фестивальләр, конференцияләр һәм башка төрле чаралар үткәрелде.

“Татар егете” һәм “Татар кызы” бәйгеләре

Новосибирскида өлкә күләмендә 25 февральдә “Татар егете” һәм 1 апрельдә “Татар кызы” бәйгеләре оештырылды. Оештыру эшләрен Новосибирски Өлкә татар мәдәният үзәге, Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары һәм “Алтын йолдыз” клубы яшьләре башкарды.
“Татар кызы” бәйгесе
“Татар кызы” бәйгесе

“Татар егете” бәйгесендә катнашучылар Новосибирскидан һәм күрше Казакъстан республикасыннан булдылар. Егетләр, үзара ярышып, җыр-биюдә, нәфис сүздә, музыка коралында уйнауда, йорт эшләрен башкаруда, көч сынауда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
“Татар егете” бәйгесе
“Татар егете” бәйгесе

“Татар кызы” бәйгесендә катнашучылар Новосибирски өлкәсеннән генә иделәр. Чаны, Кыштау, Бараба, Куйбышев, Уба районнары һәм Новосибирски шәһәре кызлары 5 төрле юнәлештә ярыштылар: үзләре белән таныштырдылар, милли костюмнар һәм милли ризыклар тәкъдим иттеләр, җырлап һәм биеп күрсәттеләр, кичке бәйрәм күлмәгендә матур итеп сәхнәдә йөрделәр.

Төбәкара хезмәттәшлек проекты – “Параллель”

Новосибирски Өлкә татар мәдәният үзәгенең тормышка ашкан беренче проекты – “Параллель” төбәкара хезмәттәшлеге. Бу проект буенча 14-22 апрель көннәрендә Новосибирскиның “Ләйсән” иҗат төркеменең Казакъстанга баруы һәм Семей шәһәренең “Иртыш моңнары” ансамбленең Новосибирскига килүе каралган.

Билгеләнгән вакытта Новосибирскиның “Ләйсән” ансамбле Казакъстанга барды һәм Семей, Усть-Каменогорски шәһәрләрендә һәм Кокпекты шәһәрчегендә яшәүче милләттәшләребезгә үзенең яңа концерт программасын тәкъдим итте. Концертта Омски сәнгатъкәрләре дә катнашты – “Умырзая” ансамбле биючеләре дәртле биюләре белән концертка ямь өстәделәр.

Аннары, проектта каралганча, Семей шәһәренең “Иртыш моңнары” ансамбле Новосибирскига килде. Алар өлкәнең Кыштау, Чаны, Каргат районнарында һәм Новосибирски шәһәрендә чыгыш ясадылар, тамашачыларны иҗатлары белән таныштырдылар. “Иртыш моңнары” ансамбле һәм Семей шәһәренең татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе, гомумән, казакъ җирендә татар мәдәниятен әйдәп баручы Габдулхак Ахунжанов фикеренчә, “Параллель” проекты уңышлы тормышка ашырылган. “Бу – концерт кую гына түгел, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне дуслаштыру, араларны якынайту һәм башкаларга татарның уңганлыгын һәм булдыклылыгын да күрсәтү”, - ди Габдулхак әфәнде.

“Әти, әни һәм мин – бик матур бер гаилә” проекты

Новосибирски Өлкә татар мәдәният үзәгенең тормышка ашкан икенче проекты “Әти, әни һәм мин – бик матур бер гаилә” дип атала. Чара 29 апрель көнне Геннадий Заволокин исемендәге Милли мәдәниятләр йортында үтте. Анда өлкәнең Куйбышев районында, Бердск һәм Новосибирски шәһәрләрендә яшәүче биш татар гаиләсе катнашты.

Гаиләләр өчен төрле бәйгеләр оештырлган иде. Аларны санап киткәндә: гаилә белән таныштыру, татар гаиләләренең гореф-гадәтләре, татар мәдәнияте һәм милли йолалар турында сөйләү, милли ризык тәкъдим итү, спорт ярышында, гаилә балалары ясаган рәсемнәр бәйгесендә катнашу һәм җыр-биюдә осталыкны күрсәтү.
“Әти, әни һәм мин – бик матур бер гаилә” бәйгесе
“Әти, әни һәм мин – бик матур бер гаилә” бәйгесе

Бәйгедә катнашучылар үз гаиләсенең иң уңган, иң булган икәнлеген күрсәтергә тырышты. Әтиләр, таяк тартышу уенында катнашып, иң көчле ир исемен яулау өчен көрәштеләр, хатын-кызлар, тәмле ризыклар әзерләп китереп, уңган хуҗабикә булуларын расларга омтылдылар, балалар, бик теләп, спорт ярышларында катнаштылар. Гомумән, һәр бәйге дә мавыктыргыч һәм кызыклы узды.

Нәтиҗәдә, “Иң яхшы гаилә” исеме гаиләләрнең берсенә дә бирелмәде, чөнки һәр гаилә бу исемгә лаек иде. Бәйгеләрдә катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде.

“Сабантуй дусларны җыя”

Новосибирски татарларының зур күләмдә үткәрә торган бәйрәмнәре – ул милли бәйрәмебез сабантуй. 2012 елда да тайпылыш булмады – 2 июньнән 30 июньгә кадәр татарлар яшәгән авыл-районнарда һәм Новосибирски шәһәрендә сабантуйлар гөрләде: 2 июньдә Каргат районының Теренино авылында, 10 июньдә Новосибирскида,11 июньдә Маслянино бистәсендә, 16 июньдә Колыван районының Юрт-Акбалык авылында, 23 июньдә Кыштовка район үзәгендә, 30 июньдә Колыван районының Юрт-оры авылында һәм Чаны районының Тармакүл авылында.
Новосибирски сабантуе
Новосибирски сабантуе

10 июнь көнне узган шәһәр сабантуенда катнашучылар һәм кунаклар Новосибирскидан гына булмадылар, Татарстаннан, Омски, Томски, Кемерово, Анжеро-Судженски, Барнаул шәһәрләреннән һәм өлкәнең авыл-районнарыннан да килгән иделәр. Сабантуй мәйданында татарлар да, башка милләт вәкилләре дә бихисап булды.
Новосибирски сабантуе
Новосибирски сабантуе

23 июнь көнне Кыштовка җирлегендә узган сабантуйга да аерым тукталырга кирәк. Биредә сабантуй өлкә бюджетыннан бирелгән грант исәбенә үткәрелде. Бәйрәм “Сабантуй дусларны җыя” дигән исем астында узды һәм ул милләтара мәдәният һәм спорт бәйрәменә әверелде. Анда төрле милләт вәкилләре булды. Алар сабантуй уеннарында да, концерт программасында да катнаштылар. Гадәти булган сабантуй уеннарыннан тыш анда “Сабантуй чибәре” исемле конкурс оештырылды, иртәдән кичкә кадәр сәхнәдән татар, башкорт һәм башка халыклар җырлары яңгырап торды.

Новосибирскида Әтнә театры гастроле

Сентябрь аенда Новосибирски Өлкә татар мәдәният үзәгенең тагын бер проекты тормышка ашты - өлкәдә Татарстанның Әтнә дәүләт драма театрының гастроле оештырылды. Дөрес, проект буенча Новосибирскига Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры килергә тиеш иде. Әмма, җитди сәбәпләр аркасында, әлеге театр гастрольләргә чыга алмады, Новосибирскига Әтнә театры килде.

Әтнә театры Новосибирскига Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” спектаклен алып килде. Спектакль Чаны районының Аул-Кошкүл авылында, Уба район үзәгендә, Куйбышев һәм Новосибирски шәһәрләрендә күрсәтелде.


Новосибирски татарлары турында китап нәшер ителде

2012 елны Новосибирскида булган тагын бер мөһим вакыйга – “Новосибирски өлкәсе татарлары” дигән китапның нәшер ителүе. Китапның авторы - Өлкә татар мәдәният үзәге методисты Мөдәрис Абакиров.

Китапта өлкәдә яшәүче татарлар тарихы, аларның төрле төркемнәрдән булулары, килеп урнашу тарихы, диннәре, мәдәниятләре һәм мәгърифәтләре турында язылган. Китапта төбәктә яшәүче татарларның бүгенге яшәешенә дә урын бирелгән. Төбәктә нәшер ителә торган татар газеталары, татар яшьләренең һәм татар оешмаларының эшчәнлеге турында да мәгълүмат бар.

Мөдәрис Абакиров әлеге китап өстендә биш елдан артык эшләде. Әзер булганнан соң да, финанс кытлыгы сәбәпле, китап нәшер ителмәде. 2012 елда китапны нәшер итү өчен өлкә бюджетыннан грантта күрсәтелгән күләмдә акча бирелде. Сентябрь аенда китап нәшриятка бирелде, шушы көннәрдә ул басылып чыгачак. Китап сатуда булмаячак, шәһәр, авыл-район китапханәләренә һәм мәктәпләргә бушлай таратылачак.

Новосибирскида Себер татар яшьләре җыелды

27-30 сентябрь көннәрендә Новосибирскида 5нче Себер татар яшьләре фестивале узды. Фестиваль чыгымнарының күп өлеше өлкә бюджетыннан бирелгән грант исәбеннән капланды.

Фестивальдә катнашучылар Татарстаннан, Новосибирски, Омски, Томски, Красноярски, Кемерово, Иркутски, Прокопьевски, Улан-Удэ шәһәрләреннән, Новосибирски өлкәсе Чаны, Бараба районнары авылларыннан, Омски өлкәсе Тара районының Олы Уыш авылыннан һәм Казакъстанның Семей шәһәреннән булдылар.

Фестиваль барышында күп кенә чаралар оештырылды : фестивальнең тантаналы ачышы, “Яшь була белү осталыгы” темасы буенча түгәрәк өстәл, “Беренчелек һәм җитәкчелек”, “Яшьләрне иҗтимагый хәрәкәткә тарту” темалары буенча фикер алышулар, “Яшь буынның дингә тартылышы” темасына лекция, җыр, бию, татар теле, актерлык остаханәләре, ачык һавада спорт уеннары һәм башкалар. Төрле төбәкләрдән килгән егетләр һәм кызлар арасында бәйгеләр дә оештырылды.

Себер татар яшьләре фестиваленең әһәмияте турында да әйтергә кирәк. Оештыручылар фикеренчә, төрле төбәкләрдән килгән яшьләр биредә танышып, дуслашып кына калмыйлар, алар эшләргә өйрәнәләр.


“Себер чәйханәсе” - төрки халыклар дуслыгы фестивале

2012 елны Новосибирскида тагын бер күләмле чара - “Себер чәйханәсе” дип исемләнгән төрки халыклар фестиваль оештырылды. Ул 22-25 ноябрь көннәрендә узды, чыгымнар өлкә хакимиятеннән бирелгән грант исәбенә капланды.

Фестивальнең төп оештыручылары, гадәттәгечә, Өлкә татар мәдәният үзәге һәм Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте булды. Чарада Новосибирски өлкәсендә яшәүче уйгурлар, хакаслар, якутлар, казакълар, үзбәкләр, азәриләр һәм башка төрки халыкларының милли оешмалар вәкилләре катнашты. Алардан тыш Татарстаннан, Башкортстаннан, Казакъстаннан, Кыргызстаннан, Хакасиядән, Азәрбайҗаннан, Алтайдан, Тывадан, Бурятиядән һәм Русиянең кайбер шәһәрләреннән иҗат коллективлары килгән иде.
“Себер чәйханәсе” төрки халыклар дуслыгы фестивале
“Себер чәйханәсе” төрки халыклар дуслыгы фестивале

Фестиваль барышында күп төрле чаралар оештырылды. Төрки халыклар темасы буенча докладлар укылды, “Төрки чибәре” бәйгесе, төрки халыклар киемнәре, уен кораллары күргәзмәләре, “Оста куллар” ярминкәсе һәм башка күп төрле чаралар узды. Анда төрле халыкларның милли ризыкларын татып карау мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Фестиваль барышында төрле остаханәләр эшләде. Теләгән кеше төркиләрнең бию хәрәкәтләрен өйрәнде, икенчеләр курай, кубыз, варган кебек музыка коралларында уйнады, өченчеләр тамак белән җырлау серләрен белергә тырыштылар .
“Себер чәйханәсе” төрки халыклар дуслыгы фестивале
“Себер чәйханәсе” төрки халыклар дуслыгы фестивале

Фестиваль “Без Чингиз хан токымыннан” дип исемләнгән зур концерт белән тәмамланды. Анда төрле төрки коллективлар үз халыкларының җыр-биюләрен, милли уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Алтай халкының оста итеп тамак белән җырлаучы “Алтай Кай”төркеме бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр. Татарстаннан, Башкортстаннан, Хакасиядән, Якутиядән килгән артистлар да тамашачы мәхәббәтен яуладылар.

Гомумән, татарлар оештырган фестиваль Новосибирскида яшәүче төркиләр өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Барысы да чарадан канәгать калулары, оештыручыларга рәхмәтле булулары турында белдерделәр.

Өлкәнең гомум чараларында катнашу

Новосибирски татар оешмалары ел әйләнәсендә өлкә һәм шәһәр хакимиятләре тарафыннан оештырылган күп төрле чараларда, фестивальләрдә, конкурсларда катнаштылар. Чараларның кайберләре: “Өлкәнең 75 еллык юбилеен билгеләү”, “17нче милли мәдәниятләр фестивале”, “Гаилә - милли мәдәният күрсәткече” дигән тема буенча оешырылган конференция һәм башкалар.

Алдагы елда да Новосибирски татарлары активлыкларын югалтмаслар, милләтебезне саклап калуда үз өлешләрен кертерләр дигән өметтә калыйк.
XS
SM
MD
LG