Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Талибанның 80 сугышчысы төрмәдән иреккә чыгарылды


Әфган рәсмиләре хәбәр итүенчә, бүген 80 тоткын иреккә чыгарылган, аларның күпчелеге Талибан сугышчылары.

Алар барысы да Талибанга каршы чаралар вакытында кулга алынган булган. Тоткыннар Кабул янындагы Баграм хәрби төрмәсеннән иреккә чыгарылды, дип хәбәр итте Азатлыкка саклану министрлыгы вәкиле.

Аларны иреккә чыгару турындагы карарны шикаятьләр комиссиясе кабул итте. Алдагы атналарда тагын 1200 тоткын иреккә чыгачак. Министрлык вәкиле бу гамәлнең илдә тынычлык урнаштыруга файда китерәчәгенә ышануын белдерде.

Баграм хәрби төрмәсендә өч меңләп Талибан сугышчысы утыра. 2012 елның сентябрендә АКШ хәрбиләре бу төрмәне әфган рәсмиләре контроленә тапшырды.
XS
SM
MD
LG