Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда НАТОның бер хәрбие атып үтерелде


Әфганстан көньягындагы Һилменд вилаятендә әфган солдаты киемен кигән билгесез кеше һөҗүм итү нәтиҗәсендә, британ хәрбие һәлак булды. Тагын өч кеше яраланды. Соңыннан һөҗүм итүчене шунда ук атып үтерделәр.

Әфганстанның хәрби оешма хезмәткәре Гулум Рәсүл Зазай әлеге хәлне тикшерү өчен комиссия төзелүен әйтте. Анда Әфган хакимияте һәм НАТО вәкилләре кергән.

Узган елны Әфганстанда әфган хәрбиләренең һөҗүме нәтиҗәсендә 60ка якын чит ил гаскәрие үтерелде.
XS
SM
MD
LG