Accessibility links

Кайнар хәбәр

Глобаль эшсезлек татар яшьләренә дә кагыла


Испаниянең Малага шәһәрендә хезмәт биржасына чират
Испаниянең Малага шәһәрендә хезмәт биржасына чират

Казанда укуны тәмамлаган яшьләрнең күбесе башка эшкә урнаша. Кадрлар сәясәте дөрес түгел, ди булачак укытучы Рамил Нигъмәтуллин.

Дөньядагы илләрнең төрлесенә төрле дәрәҗәдә йогынты ясаган икътисади кризис бигрәк тә яшьләрнең тормышына тәэсир итте. БМОның халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматларына караганда, 15-24 яшьлекләр арасында 75 миллион кеше эшсез. 2007 елда кризисның иң югары ноктасында да бу сан 4 миллионга кимрәк иде. Эшкә урнашканда аларның тәҗрибәсе юк дип алмый калдыралар. Кыскартулар башлангач, иң беренче булып яшьләр эшсез кала. Европа берлеге илләрендә биш яшь кешенең берсе эшсез. Иң авыр хәл Испания белән Грециядә. Анда югары уку йортларын бетергән һәр икенче яшь кеше эш таба алмый. Якын Көнчыгыш белән Төньяк Африкада дүрт кешенең берсе эшсез.

Казан дәүләт һуманитар педагогика университетының физика факультетын 2012 елда тәмамлаган Кукмара егете Рамил Нигъмәтуллин әлегә укыту эшенә керешмәгән, быел ул КФУга аспирантурага кергән. Рамил бәйрәм һәм туйларда төшерелгән видеоларны монтажлап, матурлап бирүче булып эшли.

– Ни өчен бу һөнәрне сайладың, Рамил?

– Аспирантурада беренче ел укыганда башка эштә эшләп булмый, вакыт күп түгел. Аннары бу эш миңа ошый.

– Бу видеоларны ясау белемен университетта бирделәрме?

– Юк, үзем өйрәндем. Кемдер төшереп бирә, мин монтажлыйм.

Рамил сүзләренә караганда, Казанда яшьләргә эш бар, ләкин ул эш урыннары күпчелек очракта укыганда алган һөнәр белән бәйле түгел, ди ул.

– Ширкәтләр көннән-көн артып тора, эш урыннары җитәрлек. Хикмәт шунда, эшкә чакыручы шулкадәр күп игъланнар бар, ә эшсезлек югары. Кадрлар әзерләү сәясәте дөрес алып барылмый бездә дип уйлыйм. Элек университетлар да алай күп булмаган, укып бетерүчеләрне шунда ук вакытлыча булса да эшкә дә җибәргәннәр. Ә соңгы елларда һәр шәһәрдә, район үзәкләрендә дә югары уку йортларының филиаллары ачылды. Кирәкме шул кадәр бер төрле белгечлек алган кешеләр? Алар аннары нинди эш табачак? Менә шуларны уйлаучы юк хәзер.

Рамил Нигъматуллин
Рамил Нигъматуллин
Диплом һәм курс эшләрен сатып алу, аларны язып студентларга тәкъдим итү кәсебенең киң таралуын да Рамил нәкъ шуның белән аңлата.

– Университетлар шулкадәр күп, анда укучылар күп булгач, уку-укыту эше дә сыйфатсыз, коммерциягә корылган. Ул дипломны алгач, эшләргә дә кирәк бит әле, мин аны сатып алсам, балаларга дәресләрдә нәрсә дип сөйләрмен?

Кадрлар сәясәте дигәннән, Рамил үзе татар төркемендә укыган.

– Укырга кергәндә үк әйттеләр, сез – татар төркеме, терминнарны татарча гына өйрәнәсез, татар мәктәпләре өчен укытып чыгардылар безне. Хәзер эш эзли башлагач, күбебез Казанда калырга теләде, ләкин Казанда физиканы татарча укыткан ничә генә укытучы кирәк инде? Татар мәктәпләре Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә юк диярлек бит.

Рамил үзе аспирантураны тәмамлагач, укытучы булып эшләргә тели. "Балачактан булган хыялым ул минем", ди. Яшәргә торак вәгъдә итсәләр, ул Татарстанның берәр районына да китәргә әзер.
XS
SM
MD
LG