Accessibility links

Кайнар хәбәр

Академик Әхмәт Мазһаровка 70 яшь тулды


Әхмәт Мазһаровка 70 яшь тулды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:20 0:00

Әхмәт Мазһаровка 70 яшь тулды

11 гыйнварда Татарстан Фәннәр академиясендә академиянең президенты, академик Әхмәт Мазһаровка 70 яшь тулу уңаеннан тантаналы чара үтте.

Әхмәт әфәндене котларга ерак һәм якын чит илләрдән галимнәр, Татарстан җитәкчеләре, зур компанияләрнең башлыклары килде. Тантаналы чара фәнни җыен рәвешендә оештырылды.

Җомга иртәсендә юбилярны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте һәм аны республиканың иң дәрәҗәле бүләге - "Татарстан республикасына хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләде.

Әхмәт Мазһар улы Мазһаров 1943 елның 1 гыйнварында Татарстанның Балтач районы Сосна авылында дөньяга килә.

1959 елда Казан химия-технология институтына укырга керә.

1965-1968 елларда Куйбышев заводында эшли.

1968 елда Мәскәүнең Менделеев исемендәге химия-технология институтына аспирантурага укырга керә.

1972 елда химия фәннәре кандидаты була һәм 1983 елда докторлык диссертациясен яклый.

2006 елда Татарстан Фәннәр Академиясе президенты булып сайлана.

2002 елда Ислам дөньясы Фәннәр академиясе академигы, 2008 елда бу академиянең вице-президенты булып сайлана.

Әхмәт Мазһаровның нефть химиясенә караган 165 фәнни хезмәте, 130 патенты бар.
XS
SM
MD
LG