Чехиянең элекке премьер-министры Милош Земан һәм илнең тышкы эшләр министры, Карел Шварценберг икенче турга үтте. Шимбә һәм якшәмбе үткән сайлау нәтиҗәләренә караганда, сайлаучыларның 24,2 проценты Земанга, ә 23,4е Шварценбергка тавышларын биргән. Икенче тур 25-26 гыйнварда булачак.
Чехиядә беренче тапкыр илкүләм сайлау үтә. Элек дәүләт башлыгын парламент сайлый иде. Ике тапкыр биш ел президент булган Вацлав Клаус вазифасыннан китәчәк.
Чехиядә беренче тапкыр илкүләм сайлау үтә. Элек дәүләт башлыгын парламент сайлый иде. Ике тапкыр биш ел президент булган Вацлав Клаус вазифасыннан китәчәк.