Академик Роальд Сәгъдиев 80 яшен билгеләде
21 гыйнварда Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан һәм Русия фәннәр академиясе академигы Роальд Сәгъдиев 80 яшен билгеләде. Тантаналы чараны Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров ачып җибәрде. Ул Сәгъдиевкә академиянең Алтын медален тапшырды. Татарстан республикасы исеменнән юбилярны парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Русия океанология институты мөдире, академик Роберт Нигъмәтуллин, Роальд Сәгъдиев кебек галим янында басып тору гына да үзе бер дәрәҗә, дип белдерде.
мультимедиа
-
сентябрь 16, 2026Милли биюләр флешмобында татар һәм башкортлар да катнашты
-
сентябрь 15, 2026Башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыкты
-
сентябрь 13, 2026Түбән Камага һөҗүм: ике кеше һәлак
-
сентябрь 11, 2026Удмурт галиме Альберт Разинның теле хакына үлеменә 7 ел
-
сентябрь 09, 2026Татар шагыйре Путин сугышын данлаган урын ачкан
-
сентябрь 08, 2026Башкорт теленә өстенлек: элмә такталарына яңа таләпләр