Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Мәүлид ае чаралары башланды


"Иляһилар" төркеме чыгыш ясый
"Иляһилар" төркеме чыгыш ясый

Тәүге зур чара 23 гыйнвар көнне Уфада имам-хатиб Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкләгән “Ихлас” мәчетендә үтте. Анда йөзләрчә кеше килгән иде.

“Ихлас” мәчетендә дини бәйрәмнәрнең һәммәсе дә, шул исәптән Мәүлид аена багышланган чаралар да ел саен зурлап оештырыла. Быелгысына да алдан ук җитди әзерлек алып барылган. Чит төбәкләрдән, шул исәптән Дагыстан республикасыннан да югары дәрәҗәле дин әһелләре килгән. Дин кардәшләр Мәүлид кичәсе башлануга шактый вакыт алдан ук килә башлаган иде. Кемдер туган-тумачалары рухына Коръән аятьләре укыта, хәер бирә, кемдер күптән күрешмәгән дуслары, таныш-белешләре белән ихлас аралаша.

Мәүлид кичәсе башланганчы бергәләп ахшам намазы укыла. Ә төп чара – дини-мәдәни тамаша мәчетнең зур залында үтә. Анда килүчеләр шулкадәр күп, хәтта өстәмә утыргычлар да куярга туры килде.

Мәчетнең имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт кичәне башлап бәйрәмгә килүчеләрне ихлас тәбрикли һәм Мәүлид бәйрәменең әһәмияте турында сөйли. Мөхәммәт пәйгамбәр турында тәфсилле мәгълүматлар бирүен дә тамашачылар дикъкать белән тыңлый.

Мөхәммәт хәзрәт Галләм чыгыш ясый
Мөхәммәт хәзрәт Галләм чыгыш ясый
Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең чыгышыннан соң кичәнең мәдәни өлешен мәчет каршындагы “Иляһилар” сәнгать төркеме башлый. Бу төркемне 12 ел инде танылган композитор Афарим Акчурин җитәкли. Әлеге кичә барышында сәнгатькәрләр башкаруында дистәгә якын салават әйтелде һәм мөнәҗәтләр башкарылды. Сәхнәдән дин әһелләре генә түгел, ә башка хөрмәтле кунаклар да чыгыш ясый. Алар арасында медицина фәннәре докторы, профессор Мәхмүзә Гайнуллина да бар. Ислам диненең кешенең саулыгына да уңай тәэсир итүе хакында кызыклы мәгълүматлар бирә ул.

Мәхмүзә Гайнуллина
Мәхмүзә Гайнуллина
Мәүлид бәйрәменә килүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар. Алар һәммәсе дә соңгы елларда ислам диненә ихлас инана башлаулары хакында сөйли. Сәнгать оешмалары, шул исәптән театрлар да дин темасына әсәрләрне байтак сәхнәләштерә хәзер. “Без сәнгать аша да халыкны динебез исламга якынайтырга тиешбез, ә моның өчен артистларның үзләренең дә дингә чын күңелдән ышануы төп шарт”. Бу фикере белән бәйрәмгә килгән Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры баш режиссеры Олег Ханов уртаклаша.

Мәүлид ае кысаларындагы чаралар Башкортстанда алдагы көннәрдә һәм атналарда да дәвам итәчәк. 25 гыйнвар көнне Уфадагы “Ләла-Тюльпан” мәчетендә зур чара оештырыла. 26 гыйнвар көнне башкаланың “Гуфран” мәчетендә матур кичә үтәчәк. Анда килүчеләрне хуш исле пылау белән сыйлау да каралган. 27 гыйнвар көнне “Ихлас” мәчете дин әһелләре һәм “Иляһилар” сәнгать төркеме Оренбур шәһәренә юллана һәм анда зур тамаша тәкъдим итә. Башкортстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында да Мәүлид бәйрәме уңаеннан дистәләрчә дини-мәдәни чаралар оештырыла.
XS
SM
MD
LG