Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилиядә төнге клубтагы янгында корбаннар саны ике йөздән артты


Полиция хезмәткәрләре янгыннан исән калучыларга ярдәм күрсәтә
Полиция хезмәткәрләре янгыннан исән калучыларга ярдәм күрсәтә
Бразилиянең Санта-Мария шәһәрендә бер төнге клубта узган төндә чыккан янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар ике йөздән арткан дип хәбәр ителә.

Пиротехника тамашасы вакытында очкыннан түшәмгә ут капкан, ачы төтен чыга башлаган. Халык белән шыгрым тулы бинада этеш-төртеш, паника башланган.

Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, корбаннарның күбесе төтен белән агуланган.

Reuters мәгълүматына күрә, янгын вакытында клубта ике меңләп кеше булган.

Нәкъ шундый каза 2009 елда Пермьдәге “Аксак ат” клубында булган иде. Анда 150дән артык кеше һәлак булды.

2011 елда Казанның “Лепрекон” пабында булган янгында дүрт кешенең гомере өзелгән иде.
XS
SM
MD
LG