Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният хезмәткәрләре акча эшләргә тиеш


Мәдәният хезмәткәрләренең еллык җыелышы. Казан, 5 февраль 2013
Мәдәният хезмәткәрләренең еллык җыелышы. Казан, 5 февраль 2013

5 февральдә мәдәният хезмәткәрләре узган елга нәтиҗә ясар өчен еллык коллегиягә җыелды. Ике сәгатькә якын дәвам иткән җыелышта шелтәләр, мактаулар да күп булды, ләкин болар барысы да урыс телендә иде.

Еллык җыелышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашырга тиеш иде, ләкин килә алмады, аның урынына премьер-министр Илдар Халиков булды. Президиумда шулай ук Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, президент ярдәмчесе Татьяна Ларионова утырды.

Кунаклар урыннарын алганчы 2012 елда нинди мәдәни чаралар узганын искә төшереп, берничә минутлык видео тәкъдим ителде. Язулар да, аудиокомментарлар да – барысы да урысча. Чыгыш ясаучылар арасында татарча исәнләшүче дә табылмады.

Беренче булып Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясады. Түрә сүзен 2012 елда арабыздан киткән мәрхүмнәрне искә алудан башлады. Аларның исемнәрен атауга ук зал аягүрә басты.

“Яхшы эшләүчеләр дә, начарлары да бар”

Айрат Сибагатуллин чыгышын матур сүзләр кушып, артык мактанмыйча, саннарга таянып, сәнгать өлкәсендәге проблемнарга тукталды, ничек бар, шулай сөйләде.

Айрат Сибагатуллин чыгыш ясый
Айрат Сибагатуллин чыгыш ясый
“Узган ел 46 яңа мәдәният үзәге ачылды. Бу эш дәвам итәчәк. Ләкин кадрларга кытлык кичерәбез, хезмәткәрләребезнең тиешле белеме булмау да зур проблем булып тора. Кайбер урыннарда штат берәмлеге дә юк. Сарман, Аксубай музейларында эшләрлек кеше юк, ярты ставкага берсе дә килми. 2012 елда мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр саны 19134 кеше тәшкил итте. Уртача эш хакы – 11 мең 200 сум. Шөкер, 11 процентка хезмәт хакы артты.

Мәдәният учакларына үз-үзләрен тәэмин итү мөмкинлекләре бар. “Әкият” курчак театры, Алабуга музей-тыюлыгы, Качалов, Камал театрлары, Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залы өстәмә акча эшли ала. Кергән акчаларын хезмәт хакын арттыруга, коммуналь хуҗалык, гастроль чыгымнарын каплауга тота.

Тамашачылар санының үсүе белән Камал театры мактана ала, елына уртача аларда 150 мең тамашачы була, опера һәм балет театрында бу күрсәткеч – 111 мең кеше, Казан циркында – 100 мең кеше. Уртача билет хакы – 190 сум. Ә менә Тинчурин театры, Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә халыкның кимүе күзәтелә” дип сөйләде ул.

Министр һаман да "яңача эшли белмибез" дип пошынды. “Интернет заманында яшәсәк тә, Бөгелмә, Буа театрының үз сайты юк. Билетларны интернет аша сату эшен җайга салырга вакыт, бу “перекупщик”ларны да тыярга булышыр иде, тамашачыга да уңайлы”, диде ул.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар
Министр китапханәләрнең торышына да туктады. Республикадагы китапханәләрнең 98%ы компьютерлар белән тәэмин ителгән, интернетка тоташкан.

2012 елда Татарстан музейларында 2 милионнан артык кеше булган һәм бу Идел буе округында иң яхшы күрсәткеч булып саналса да, Татарстандагы 157 музейның 50се капиталь ремонт көтә, аларның 12се авария хәлендә.

Министр үз чыгышында Татарстанның бер генә югары уку йорты да татар этнографиясе белгечләрен әзерләми дип зарланды. “Курай, кубыз, сорнай, гармоника кебек музыка уен коралларын саклап калуда Казан дәүләт консерваториясе дә бу эшне үз өстенә йөкли алыр иде”, диде ул.

Үз чыгышында Айрат Сибагатуллин Казан кинофестивале турында да сүз күтәрде. Ләкин министр татар кинофильмнарының юклыгына түгел, фестиваль бюджетының фәкыйрьлегенә уфтанды. 18 миллион сум белән кинофестиваль уздыру авыр, башкаларның бюджеты 50 миллионнан башлана дип хөкүмәттән ярдәм сорады.

“Мәдәният түрәләре фәрештә түгел”

Узган ике ел Казанда тарихи биналарны саклап калу мәсьәләсенә җитәкчелек игътибарын җәлеп итеп, бу өлкәдә азмы-күпме эшли башлауга ирешү белән истә калды. Рөстәм Миңнеханов белән Казанның җимерек тарихи урыннары буйлап Татарстан прокуроры Кафил Әмиров та йөрде. Шуңа да мөнбәргә чыкканда мәдәният хезмәткәрләрен сәламләп ул: “Биредә прокурор нишләп йөри дип аптырамагыз. Беренчедән, без сезнең белән туганнар, чөнки прокуратурага дип төзелгән бинада бүген мәдәният министрлыгы утыра, аннары мин бүген тарихи биналарның сакланышы турында чыгыш ясыйм”, дип шаярып алды ул.

Татарстан прокуроры Кафил Әмиров
Татарстан прокуроры Кафил Әмиров
“Барысы да тарихи биналарның сакланышы өчен ясалган кебек, документлар да, кануннар да бар, ләкин принципиальлек юк бит! Тарихи мирас биналары, җирләре белән эш итүче мәдәният министрлыгы хезмәткәрләренә авырга туры килә. Татарда “алтын күргәч, фәрештә дә аза” дигән әйтем бар. Мәдәният түрәләре фәрештә түгел, алар да тиз аза. Эшкуарлар тарихи бина урынына акча китерә торган үзәк төзик дип үгетли, ләкин аларның майлы калҗаларына кызыкмыйча нык торырга кирәк!” дип сөйләде прокурор.

“Кем нәрсә өчен җавап бирә, кәгазьдә барысы да төгәл язылган булырга тиеш. Тарихи бинаны да кешегә тапшырганда, аның йортны тәртипкә китерергә акчасы бармы, юкмы икәнен җентекләп тикшерергә тиеш министрлык. Өйрәтә дип уйламагыз, ләкин мәдәният министрлыгының төп эше - тарихи биналарны саклау, яклау булырга тиеш ”, диде ул.

Табыш юк дип мәдәният оешмасын ябу дөресме?

Яңа канун буенча хөкүмәт уңышсыз, табышсыз эшли торган мәдәният оешмаларыннан арынырга тиеш булачак. Бу турыда сүзләр күптән йөри. Ләкин бу чынбарлыктан качып булмаячак. Коллегиядә бу турыда да сөйләшү булды. Алабуга музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко “Бу очракта мәсьәлә ничек хәл ителер соң?” дип борчылды.

“Сәнгать учагының эшләве нинди критерийлар белән бәяләнәчәк? Акча китерәме, юкмы дип коры финансистлар кебек эш итү дөрес булырмы? Аннары зур музейлар бар, кечкенә авылдагы музейлар бар. Казандагы театрлар белән кечкенә шәһәр театрларын чагыштырып булмый. Сәнгать учагына килеп, мәгълүмат туплаган, хисләнеп киткән кешеләр – төп күрсәткеч! Эмоцияләрне ничек санап чыгарачаклар?” дигән борчылуга залда утыручылар алкышлар белән теләктәшлек күрсәтте.

Илдар Халиков бу эштә саграк эш итәчәкбез дип вәгъдә бирде.

“Бу эш бик җитди. Ләкин шуны аңлагыз, бу ниндидер оешманы ябып, акчаны үз яныбызда калдырыр өчен эшләнми. Андый максат куелмый. Бу эш сәнгатькә бирелгән һәр сум исәптә тотылып, аның файдасы булсын өчен башкарыла. Дөрес, кешеләрнең хисләре төп әйбер, ләкин музей, театрга кешеләренең йөрү-йөрмәве дә төп күрсәткеч булып калачак. Кем ничек эшләгәнен күреп, белеп торырга тиеш”, диде премьер-министр. Моңа өстәп ул мисал итеп М.Җәлил исемендәге Казан дәүләт опера һәм балет, Камал театрын атады. Шулай ук Әтнә театры соңгы өч елда күрсәткечләрен арттырды дип әйтте.

Буа театры директоры Раил Садриев түрәләрнең “театрлар акча эшлиме, юкмы” дигән карашы белән килешми.

Буа театры директоры Раил Садриев
Буа театры директоры Раил Садриев
“Мәдәнияттә эффективность, рейтинг дигән терминнар белән сөйләшеп булмый. Бу бит шоу-бизнес түгел! Мисал өчен, югары спорт бар, физкультура бар. Кеше сәламәт тормыш алып бару өчен көндәлек физкультура кирәк, ә югары спорт – ул ярыш, күрсәткечләр, акча. Мәдәният өлкәсе дәүләткә таянмыйча эшли алмый. Безнең теләкләр зур, ләкин хөкүмәтсез эшли алмыйбыз. Бу рәвешле эш итү зыян китерәчәк, театрлар сыйфатлы репертуарын югалтачак.

Милли театрлар бар. Без бүген үлеп бара торган телдә, саны аз булган татар милләтенә ничек булдырабыз, шулай хезмәт итәбез. Менә аны ничек бәяләп була? Сирәкләр йөри торган якларга әрсезләнеп гастрольләргә чыгып китәбез. Без йөрми дә алабыз, чөнки Апаска барсак та безнең билет бәясе 150 сум, Барда яки Чиләбегә барсак та 150 сум калачак”, дип аптырый Раил.

Камал театры директоры Илфир Якупов “килешсәк тә, килешмәсәк тә, безгә шундый шартларда эшләргә туры киләчәк”, ди.

Камал театры директоры Илфир Якупов
Камал театры директоры Илфир Якупов
“Әлбәттә, бу авыр эш, бигрәк тә милли театларга икеләтә тырышырга туры киләчәк. Тамашачыны җәлеп итү, билет сатып алдыртып, залга китертеп утырту – авыр мәсьәлә. Камалны мактасалар да, бу безгә дә кагыла. Шулай да нинди критерийлар буенча безне бәяләү – өстән түрәләрдән төшәргә тиеш түгел. Республика театрлары башлыклары, директорлар шурасын төзедек, бу эш ничек куелырга тиешлеген без хөкүмәткә үзебез тәкъдим итәчәкбез, чөнки анда безне музейлар белән бер рәткә дә куярга мөмкиннәр”, дип сөйләде “Азатлык” радиосына Илфир әфәнде.

Узган ел коллегиясендә мәрхүм Шамил Закиров түрәләрнең сәнгать оешмаларына халык аз йөри, акча эшләмисез дип тәнкыйтьләү дөрес түгел дип ачынып, борчылып чыгыш ясаган иде. “Түрәләрнең кайсылары гына театрга йөри?” дип сорау бирде ул. Җитәкчелекнең премьераларга гына килеп ялтырап китү генә җитми. Алар театр, музейларга даими йөрсә, халык та алар артыннан тартылыр иде дигән фикерен Шамил әфәнде Фәрит Мөхәммәтшинга җиткерде. Камал директоры Илфир Якупов бу өлкәдә үзгәрешләр юк диде. “Район башлыкларының һәрберсенә туган көне белән котлап открытка язам, конверт эченә театрга чакыру да салам. Гыйнвар аенда ике район җитәкчесенең “Мулла” спектакленә килүләрен көттек – килмәделәр. Әлегә Камалга ял көннәрендә бары тик Саба район башлыгы Рәис Миңнеханов кына йөри”, диде ул.

Коллегия вакытында бүләкләр дә бирелде. Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһировка Татарстанның халык артисты исеме бирелде, Камал театры артистлары Фәнис Җиһанша белән Илтөзәр Мөхәммәтгали, урыс Яшь тамашачы театры артисты Елена Калаганова, “Бәрмәнчек” керәшен ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова Татарстанның атказанган артистлары исеменә лаек булдылар. Рәссамнар Фәрит Якупов белән Александар Иншаковка Татарстанның халык рәссамы таныклыклары тапшырылды. Роберт Гайсин, Айдар Хисамов атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.
XS
SM
MD
LG