Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозиция вәкиле Долматов белән хушлашалар


Бүген Мәскәүдә “Башка Русия” хәрәкәте вәкиле Александр Долматов белән хушлашалар. Хушлашу мөрәсиме Сахаров үзәгендә уза.

17 гыйнварда Нидерландта вафат булган Долматовның мәетен Мәскәүгә 3 февральдә алып кайттылар.

Оппозиция активисты Долматов Сазлык мәйданы эше нигезендә кулга алынудан куркып Русиядән китеп Һолландиядән сәяси сыену сораган иде. Әмма ил Долматовның үтенечен кире какты.
XS
SM
MD
LG