Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үләнкүлдә татар теленнән олимпиада үтте


Олимпиадада призлы урыннар яулаучылар
Олимпиадада призлы урыннар яулаучылар

Омски өлкәсендә 20 елдан артык татар теле буенча олимпиада үткәрелеп килә. Чараның үткәрү урыны итеп еш кына татар авылы сайлана. Олимпиада быел Большеречье районының Үләнкүл авылында үтте.

Соңгы җанисәп буенча Омски төбәгендә 40 меңгә якын татар кешесе яши дип санала. Өлкәдә 60-ка якын татар авылы бар. Аларның күбесендә татарлар башка милләт халыклары белән аралашып яшиләр.

Моннан 4-5 ел элек 22 авыл мәктәбендә татар теле укытыла иде, кызганычка каршы, бу сан ел саен кими бара. Хәзер төбәкнең 11 мәктәбендә генә татар теле укытыла, аларның кайберләрендә факультатив рәвештә генә. Туган телгә бирелгән сәгатьләр саны да кими. Элекке елларда татар теле атнага 4-5 сәгать кергән булса, хәзер дәресләр 1-2 сәгатькә кенә калган.
Үләнкүл авылы мәктәбе
Үләнкүл авылы мәктәбе


Әйтергә кирәк, дәресләр саны аз күләмдә булуга карамастан, татар авылларында яшәүче балалар туган телләрен беләләр, аеруча Большеречье районының Үләнкүл мәктәбе укучылары. Аларның кайберләре өлкәдә һәм Татарстанда оештырылган тел бәйгеләрендә катнашып, югары нәтиҗәләр дә күрсәтәләр. Мәсәлән, тел бәйгесенең Казанда оештырылган регионара этабында Русия күләмендәге беренче уңышка 1996 елда ирешелде дияргә була. Анда Үләнкүл мәктәбе укучысы Алия Жунусова 3-нче урынны яулаган иде. Аннан соңгы елларда да Үләнкүл укучылары яхшы гына уңышларга ирештеләр: 2008 елда Гүзәл Мөхәммәтшина 1-нче урынга лаек булды, 2011 елда Зифа Мәхмүтова, 2012 елда Лиана Чумарова һәм Радмир Назыров төрле дәрәҗәдәге призлы урыннар яуладылар.

Олимпиаданы оештыручылар һәм катнашучылар

Чираттагы туган тел бәйгесе - татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың өлкәара этабы 5 февраль көнне Үләнкүл гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Башка еллардагы кебек, олимпиаданың төп оештыручысы Өлкә мәгариф министрлыгы булды. Өлкәнең мәгарифне үстерү институты һәм Большеречье районының мәгариф бүлеге хезмәткәрләре ягыннан методик ярдәм булды. Әзерлек һәм оештыру эшләрен Үләнкүл гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчелеге һәм укытучылар башкарды.
10 сыйныф укучылары бирем чишә
10 сыйныф укучылары бирем чишә


Олимпиадада катнашучылар Тевриз районының Байбы, Тара районының Сәетово (Хуҗавыл), Большеречье районың Үләнкүл һәм Кушкүл авылларыннан булдылар. Биремнәр чишүдә 9, 10, 11 сыйныфларда татар телен өйрәнүче 18 укучы катнашты.

Биремнәр катлаулыгы, укытучы фикере

Биремнәр Татарстанның мәгариф министрлыгыннан җибәрелгән һәм, әйтергә кирәк, шактый катлаулы иделәр. “Аңа да карамастан, укучылар бирелгән эшләрне тулысынча башкарып чыктылар, татар телен яхшы белүләрен күрсәттеләр”, ди Үләнкүл мәктәбенең татар теле укытучысы, авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәмәтшина.

Үләнкүл авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәмәтшина
Үләнкүл авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәмәтшина
“Горурланырлык уңышлар булса да, кайбер проблемнарга да тукталмый булмый”, дип сүзен дәвам итте Ләйлә ханым. “Дәресләр саны кимү сәбәпле, балалар татар телен тулы програм буенча өйрәнә алмыйлар. Күп кенә татар язучылары турында ишетмиләр. Шул сәбәпле Татарстанда биремнәр чишкәндә кайбер моментларны белмәүләре дә ихтимал. Аннан соң безнең балалар өйләрендә җирле себер татарлары телендә сөйләшәләр. Бу инде диалект дигән сүз. Бирем чишкәндә аларның хәреф хаталары да килеп чыга. Аны хата дип тә әйтүе кыен, бу җирле диалект нәтиҗәсе”, дип борчылуын да белдерде Ләйлә Мөхәмәтшина.

Олимпиаданы ачу тантанасы

Олимпиада ачылышы Үләнкүл мәктәбенең җыелышлар залында тантаналы рәвештә барды. Башта катнашучыларны мәктәп директоры урынбасары Зыятдин Чумаров сәламләде, аннары сүз оештыручыларга һәм килгән кунакларга бирелде.

Ирина Агафонова Лиана Чумаровага җиңүче дипломы тапшыра
Ирина Агафонова Лиана Чумаровага җиңүче дипломы тапшыра
Беренчеләрдән булып Өлкә мәгариф министрлыгы хезмәткәре Ирина Агафонова чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул туган телне белүнең әһәмиятенә басым ясады, аннары өлкәдә күптән түгел генә этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары арасында узган рус теле бәйгесе турында сөйләде, анда катнашып, призлы урыннар яулаган Үләнкүл мәктәбе укучыларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тантана барышында тагын Өлкәнең мәгарифне үстерү институты хезмәткәре Елена Генгель, әлеге институтның элекке хезмәткәре, хәзер лаеклы ялда булган Слушаш Раева, Большеречье районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Валентина Шульгина, Үләнкүл авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәмәтшина чыгыш ясады. Чыгышларында алар олимпиаданың катнашучылар өчен зур әҺәмияткә ия булуы турында сөйләделәр, бу чараның чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнүе турында да әйттеләр.

Өлкәнең мәгарифне үстерү институты хезмәткәре Елена Генгель
Өлкәнең мәгарифне үстерү институты хезмәткәре Елена Генгель
Кунакларның кайберләре рус милләтеннән булу сәбәпле, чыгышлар, асылда, рус телендә барды. Үләнкүл гомуми белем бирү мәктәбе директоры Вәли Дәүләтбагин да татарча сәламләде, аннары рус телендә бер куплет шигырь дә укып узды.

Олимпиаданы рәсми ачу тәмамланганнан соң, укучылар укыган сыйныфлары буенча төркемнәргә бүленеп, кабинетларга таралдылар. Һәр укучыга аерым бирем бирелде, аны чишү өстендә эш башланды.

Татар мәдәният үзәгендә

Укучылар биремнәр чишкән вакытта өлкә һәм район үзәкләреннән килгән кунакларны Татар мәдәният үзәгенә алып бардылар. Анда аларны үзәк рәисе Зәлифә Рахмангулова, “Наза” ансамбле җитәкчесе Нәҗибә Ширбагина, борынгы җырлар башкаручы Лотфия Жунусова һәм үзәк каршында шөгыльләнүче бер төркем балалар каршы алды.

Зәлифә Рахмангулова кунакларны Татар мәдәният үзәгенең һәм үзәк каршында эшләүче түгәрәкләрнең эшчәнлеге белән таныштырды. Үзәк каршында музей ачылуы турында да бәян итте.
Мәктәптә оештырылган күргәзмәдә балалар кул эшләре
Мәктәптә оештырылган күргәзмәдә балалар кул эшләре


“Безнең үзәк каршында төрле түгәрәкләр эшли. Балалар биредә бәйләргә, корама белән эшләргә, сәйлән белән чигәргә өйрәнәләр. Бездә крайны өйрәнү түгәрәге дә эшли, балалар узган ел районда оештырылган музейлар бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булдылар. Безгә бүләк итеп чыныккан пыяладан эшләнгән витрина бүләк иттеләр. Бездә нәфис сүз түгәрәге дә бар. Гомумән, көн саен татар үзәгендә 30-дан артык бала шөгыльләнә,” дип, үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды Зәлифә ханым.

Лотфия Жунусова борынгы җыр башкара
Лотфия Жунусова борынгы җыр башкара
Зәлифә ханым үзәк каршында эшләүче “Наза” ансамбленең уңышларына да тукталды. Ансамбльнең 2011 елны узган “Түгәрәк уен” Бөтенрусия фестивалендә гран-при бүләгенә лаек булуы, 2012 елны балаларның да әлеге фестивальдә уңышка ирешүләре – 3-нче урын яулаулары турында да әйтте. Аннары балалар фестивальгә алып барган борынгы “Сөяк уены” фольклор күренешен күрсәттеләр. Аннары балалар Себер ягында җырланган кайбер җырларны да ишеттерделәр.
Татар үзәгендә балалар “Сөяк уены” күрсәтә
Татар үзәгендә балалар “Сөяк уены” күрсәтә


“Наза” ансамбле җырчысы Лотфия Жунусова кунакларны борынгы татар җырлары белән таныштырды. Үзенә генә хас булган моң белән ул “Карлыгач” җырын һәм “Әминә - Мөхәммәт с.г.ә.-нең анасы” дигән мөнәҗәт башкарды.

Мәктәп музеенда

Татар мәдәният үзәгендә булганнан соң, кунаклар мәктәпкә кайттылар. Анда аларны музей белән таныштырдылар. Музей өч бүлектән тора, һәр бүлек аерым залда урнашкан.

Беренче бүлек – этнография бүлеге. Анда Үләнкүл җирлегендә табылган борынгы әйберләр: савыт-саба, эш кораллары, кием-салым һәм башка истәлекле экспонатлар куелган.

Татар үзәге музеенда
Татар үзәге музеенда
Икенче бүлектә “Районның мактаулы гражданины” исеменә лаек булган шәхеснең, тарих укытучысы, кул эшләре остасы, авыл тарихы белгече, ике ел элек мәрхүм булган Мәнвия апа Шихованың язмалары, хәтирәләре, эзләнүләре һәм кул эшләре куелган.

Өченче бүлек мәктәп тарихына багышланган. Анда төрле елларда мәктәптә укыган укучылар фоторәсемнәре, альбомнар, язмалар, сугыш еллары истәлекләре һәм мәктәп тарихын яктырткан башка күп төрле экспонатлар тупланган.

Олимпиада кунаклары музейда куелган экспонатларны исләре китеп карадылар: “Авыл җирендә шул кадәр бай эчтәлекле, фәнни биеклектәге кызыклы музей булыр дип уйламадык та”, диделәр.

Мәктәпнең бүгенге тормышын чагылдырган күргәзмә

Мәктәпнең икенче катындагы коридорда укучылар һәм укытучылар көче белән эшләнгән күргәзмә әзерләнгән иде. Анда укучыларның кул эшләре, төрле темалар буенча эшләнгән докладлары, ясаган рәсемнәре һәм башка төрле юнәлештәге эшләре куелган иде. Кунаклар бу күргәзмә белән кызыксынып таныштылар.

Укытучы Ләйлә Чумарова “Мәктәп еллары” газетасын күрсәтә
Укытучы Ләйлә Чумарова “Мәктәп еллары” газетасын күрсәтә
Әлеге күргәзмәдә укучы балалар мәкаләләренә нигезләнеп чыгарыла торган “Мәктәп еллары” дип исемләнгән газета да куелган иде. Газета өчен җаваплы булган тел укытучысы Ләйлә Чумарова аның нинди көчләр белән чыгарылуы хакында сөйләде.

“Мин “Яшь корреспондент” дигән түгәрәкне алып барам. Анда балалар үзләренең талантларын күрсәтәләр: кем шигырь яза, кем сочинение. Шуларны без газетага теркәп барабыз. Газетаның максаты – авылда һәм районда оештырылган чаралар турында барлык укучыларга да җиткерү. Безнең балаларның уңышлары турында башкалар да белсен, дибез. Балалар язарга, әңгәмә алып барырга өйрәнәләр. Үзләре үк фотога да төшерәләр. Язмалар татар телендә дә, рус телендә дә була. Газета ике айга бер чыгарга тиеш, әмма материал күбәеп китсә, без аны ай саен да чыгарабыз”, ди Ләйлә Чумарова.

Олимпиада нәтиҗәләре

Кунаклар татар үзәге, күргәзмә һәм музейлар белән танышып йөргән арада олимпиада биремнәре эшләнеп, комиссия тарафыннан тикшерелеп, нәтиҗә ясалган, сыйныфлар буенча җиңүчеләр билгеләнгән иде.

Нәтиҗәләр мәктәпнең җыелышлар залында барлык катнашучылар, кунаклар һәм укытучылар алдында бәян ителде. Беренче урынга чыккан һәм Бөтенрусия татар теле олимпиадасында катнашырга тәкъдим ителгән укучылар исемлеге аерым укылды.
Олимпиаданы оештыручылар, укытучылар һәм уңышка ирешкән укучылар
Олимпиаданы оештыручылар, укытучылар һәм уңышка ирешкән укучылар


Оештыручылар да, катнашучылар да олимпиаданың уңышлы тәмамлануы белән канәгать иделәр. Үләнкүл мәктәбе директоры урынбасары, оештыру эшләре өчен җаваплы Зыятдин Чумаров фикеренчә, эш артса да, олимпиада уздыруның уңай яклары да бар. Аларның иң кыйммәтлесе – туган телне саклауда һәркемнең өлеш кертүе.
Авыл күренеше
Авыл күренеше

.
XS
SM
MD
LG