Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан күпләп очкычлар ала. Бу гамәл үзен аклармы?


Бөгелмә һава аланы.
Бөгелмә һава аланы.

Татарстан 2015 елга кадәр үзенең "Татарстан" һәм "Ак Барс Аэро" һава ширкәтләренә 43 очкыч алырга җыена. Төбәкара очышларны да үз кулына төшермәкче. Белгечләр очышларны оештыруның ахырына кадәр уйланганлыгына, икътисади ягы тикшерелгәнлегенә шик белдерә.

"Без апрель аенда ук оча башлаячакбыз!" "Татарстан" һава ширкәтенең коммерция директоры Артур Насретдинов АКШта эшләнгән, тугыз пассажир сыя торган, пропеллерлы "Кәрван" (Cessna) очкычлары турында Азатлыкка әнә шулай дип әйтте. Инде якынча маршрутлар да билгеләнгән. "Бигеш-Казан", "Йошкар-Ола-Казан", "Чабаксар-Казан", "Сембер (Ульяновски)-Казан" һәм "Норлат-Казан".

Насретдинов сүзләренчә, башта алты очкыч алыначак, аннары тагын тугызы кайтачак. "Ни өчен эшләгәнебезне беләбез. Максатыбыз – һава транспортын үстерү. Советлар Берлеге вакытындагы кебек һава транспорты халыкка кулай булырга тиеш", диде ул.

Урта буын һәм өлкәнрәкләр Казандагы иске һава аланының узган гасырның 60-70 елларында гөж килеп торганын хәтерли. Бөгелмә, Чистай, Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм башка район үзәкләренә, якын-тирә калаларга очкычлар даими йөреп торды, кайберләренә хәтта көненә берничә тапкыр барып кайтты. Ул вакытта машина юллары начар, билетлар кыйммәт түгел иде.

Шәүкәт Умаров, "Росавиация"нең Татарстан бүлеге
Шәүкәт Умаров, "Росавиация"нең Татарстан бүлеге
Бүгеннән Казандагы якын-тирә калаларга очыш башланса кеше йөрерме соң, дигән сорау туа. Росавиациянең Татарстан бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Умаров фикеренчә, халык йөриячәк. "Әмма аның өчен бик нык эшләү кирәк. Яхшы реклам, даими рейслар һәм арзан бәя булса халык йөриячәк", ди ул.

"Татарстан авиаширкәте" ("Татарстанское авиапредприятие") җитәкчесе Магомед Закоржаев исә бу проектның уңышлы гына эшләп китүенә шикләнә. "Хәзер һәркем дә машинасында йөрүне кулайрак күрә. Шәһәр эчендә дә йөрү кирәк бит әле. Машинада булсаң теләгән вакытта кире кайтып китә аласың. Кешеләр һава торышына да бәйле түгел. Хәзер бу төбәкара авиацияне аякка бастыру бик кыен булачак", ди ул.

Казаннан ерак булмаган шәһәрләргә очу дигәннән, мисал өчен, Казан-Бигеш арасын гына алыйк. Пассажир Чаллыдагы өеннән чыгып китеп Бигешкә килеп җиткәнче сәгатькә якын вакыт узачак. Теркәлеп очкычка кереп утыру да бер сәгатькә сузылырга мөмкин. Сәгатенә 300 чакрым тизлектәге “Кәрван” Казанга кадәр бер сәгать чамасы барачак. Һава аланыннан Казандагы кирәк урынга җиткәнче дә сәгатькә якын вакыт узарга мөмкин. Барсын бергә кушсак, уртача дүрт сәгатькә җыела. Пассажир җиңел машинада Чаллыдагы өеннән чыгып китеп Казанга дүрт сәгатьтә килеп җитә.

Закаржаев фикеренчә, һәр маршрут үзе бер аерым китап кебек буларга тиеш. "Алдан ук халык очар дип өздереп әйтеп булмый. Чабаксарга йөрмәскә, ә менә Актанышка очарга мөмкиннәр. Моның өчен һәр маршрут алдан ук бик җентекле итеп тикшерелергә, өйрәнелергә, барсы да исәпкә алынырга тиеш. Теге йә бу шәһәрдә халык күпме яши, юллар ничек, һава аланы шәһәргә еракмы, ике шәһәр арасында бизнес элемтәләрнең ничек булуы да зур әһәмияткә ия монда. Тагын күп әйберләр билет бәясеннән һәм җәдвәлнең (расписание) ничек төзелүеннән дә тора”, ди Закаржаев.

Могамед Закаржаев, "Татарстан авиаширкәте"
Могамед Закаржаев, "Татарстан авиаширкәте"
Татарстанның “Кәрван” очкычларын сатып алачагы турында сүз чыккач, белгечләр күп кешенең очкычлардан, бигрәк тә пропеллерлыларыннан куркуын әйтә. Насретдинов фикеренчә, бу якын арага очышларга карата төрле тискәре фикерләр булырга мөмкин. "Эт өрә тора, ә "Кәрван" бара тора", диде ул. “Кәрван”да бер сәгать очышка уртача билет бәясенең ике мең сумга төшәчәген белдерә.

Закаржаев мәсьәләнең тагын бер ягына игътибар итү кирәк дип саный. Ике миллион ярым доллар торган “Кәрван”нар тугыз гына пассажир ташыганга керем китермәүче очкычлар рәтенә керә. Пилотка һәм очкычка техник хезмәт күрсәтүчеләргә хезмәт хаклары түләүне, һава аланы чыгымнарын исәпли башласаң, зур сумнар җыела.

Әлеге 15 "Кәрван"нан кала "Татарстан" һәм "Ак барс аэро” 2015 елга кадәр сигез Airbus-319, һәм 20 CRJ-200 алырга җыена. "Ак барс Аэро"ның 15 CRJ-200 очкычы бар инде. "Татарстан җитәкчелеге моның авиация начар үскән башка төбәкләргә хезмәт күрсәтү өчен дә кирәк булачагын белдерде. Канадада эшләнгән Бомбардиер дип аталган CRJ-200 очкычлары, Закаржаев фикеренчә, “Кәрван”нар кебек үк зур табыш китерә торганнар рәтенә керми.

"CRJ-200 очкычлары белән акча эшләү шулай ук бик авыр. Мин "Ак Барс Аэро"ның хәлләрен белмим. Әлеге очкычларда ике пилот. Пассажирлар саны күп түгел, 50 генә кеше, ә чыгымнар шул ук. Төбәк очышлары өчен алар кыйммәткә чыгачак. Ә Аirbus-319-лар исә яхшы очкычлар”, ди Закаржаев.

Артур Насретдинов, "Татарстан" һава ширкәте
Артур Насретдинов, "Татарстан" һава ширкәте
Насретдинов сүзләренчә, Airbus-лар әле моңа кадәр сукмак салынмаган, Казан белән ике арада очышлар булмаган шәһәрләр белән араны бәйләү өчен алына. Аның сүзләренчә, алга таба татарстаннар Европадагы җиде, Азиянең биш, Ерак Көнчыгыштагы өч шәһәргә очарга ниятлиләр. Насретдинов нинди маршрутлар икәнен тәгаенләмәде.

Татарстанның күпләп очкычлар алырга җыенуының төбендә ике әйбер ята. Беренчесе – Русия хөкүмәтенең 2011 ел ахырында кабул ителгән карары нигезендә, һава ширкәтләре лизингка очкыч алган вакытта дәүләт бәянең бер өлешен каплый. Әлеге документ нигезендә һәр CRJ-200гә 50 миллион сум, һәр “Кәрван”га 31 миллион сум биреләчәк.

Икенчесе – Идел буе федераль бүлгесендә һава юлы белән пассажирлар ташуны үстерү өчен биреләчәк акчаны да Татарстанның отасы килә. Әлеге програмда җиңгән һава ширкәтенә зур ташламалар карала. Юлчы очыш бәясенең яртысын гына түләячәк. Калган ярты бәяне федераль һәм төбәк бюджетлары каплаячак. Һәм бу акчаларны 1 апрельдән үк бирә башлаячаклар. Идел буе федераль бүлгесендәге шәһәрләрне бәйләү өчен елына хөкүмәттән 300 миллион сум карала, төбәк тә шуның кадәр үк бирәчәк.

Авиация белгечләре Идел буе федераль бүлгесендә бу бәйгедә татарстаннарга "ЮТэйр", "Оренбур һава юллары", "Авиа менеджмент групп"ның көндәш булып торуын да белдерде.

Татарстаннарның бу акчаларны үз кулларына эләктерергә теләүләрен соңгы гамәлләре – күпләп очкычлар алырга җыенулары, якын тирә шәһәрләргә оча башлыйбыз, дип белдерүләре күрсәтеп тора. Насретдинов Азатлык радиосына "Кәрван"нарның бу програмга эләгү өчен сатып алынганлыгын кире какмады. Бәйгедә җиңүче 10 мартта гына билгеле була. Насретдинов, бүгеннән үк Казан һава аланыннан апрельдән үк "Кәрваннар" оча башлаячак дип, белдерә.

"Кәрван" (Cessna Grand Caravan ЕХ) очкычы
"Кәрван" (Cessna Grand Caravan ЕХ) очкычы
Умаров төбәк очышларын җайга салу бәйгесендә Татарстан һава ширкәтләре җиңәргә мөмкин дип өздереп кенә әйтми. Бу проектны тормышка ашыру өчен кулга акча кергәннән соң да бик җитди эш башкарырга кирәген белдерә. "Акча алдык та - эш бетте түгел шул. Әле моның артында тагын бик әйберләр ята. Очучыларны әзерләргә, җирдә техник хезмәт күрсәтүне оештырырга кирәк, һәм башкалар, һәм башкалар. Хәзер базар шулкадәр кырыс көндәшлектә. Бөтенесенең дә дәүләт биргән акчага ия буласы килә. Ә эшне ничек башкарыр алар? Әгәр ул намуслы бизнесмен икән - барсын да алдан ук санап куячак", ди Умаров.

Закаржаев фикеренчә, нинди дә булса маршрутта очабыз дип игълан иткәнче бик җентекле тикшеренүләр үткәрү зарур. Мондый проектларны ашык-пошык кына эшләргә һич кенә дә ярамый. "Инде дотацияләр һәм субсидияләр биреләчәк дигән мәгълүматка килсәк, мин бу акчаларның нәрсәгә тотылачагы саналган язулар күрмәдем. Әлегә кадәр берәү дә саннар белән ул менә болай, һава ширкәтенә дә, пассажирларга да файдалы булачак, дип әйтмәде. Әлегә ике генә сан күз алдында. Федераль бюджет бу эш өчен 300 миллион бирәчәк һәм төбәк тә шуның кадәр акча бүләчәк. Очасы рейслар гына күрсәтелде һәм бетте. Ә икътисади исәпләүләр һәм тикшеренү нәтиҗәләре күренмәде. Шулай ук очышларның ничек булачагы турында беренче фаразлар да юк", ди Закаржаев.

Авиация энәсеннән җебенә кадәр исәпләүне таләп итә
Соңгы ике ел эчендә илдә төбәкара очышларны җайга салырга кирәк дигән сүзләрне Русия җитәкчеләре авызыннан ешрак ишетергә туры килә. Идел буе федераль бүлгесендәге шәһәрләрне үзара бәйләүче програм ил күләмендә сынау (пилотный) проекты булачак дип тә белдерелде. Димәк, бу эш барып чыкса, башка федераль бүлгеләргә дә акча бүленергә мөмкин. Закаржаев фикеренчә, авиация мондый зур эшләргә тотынган вакытта, акча бүлеп биргәнче, башта энәсеннән җебенә кадәр исәпләүне таләп итә. Бары тик шул вакытта гына кешеләргә уңай, очышларны оештырган ширкәтләргә файдалы һәм дәүләтнең дә биргән акчалары исраф булмаячак.

"Һава транспортын үстерергә кирәк дип күп сөйләнде. Әмма әлегә кадәр беркем дә моңа Якутия һәм Ерак Көнчыгыштан кала башка төбәкләргә акча бирмәде. Бу бизнесны акча биреп кенә үстереп булмый. Аны энәсеннән җебенә кадәр исәпләү кирәк. Ә бу проект, “әйдә, әйдә, алга, алга” сыманрак эшләнгәнгә ошап тора. Акча бирелде, аны тотарга кирәк сыман килеп чыга”, диде Закаржаев.

Cessna очкычларына килгәндә, бу ширкәт 1987 елда 19 яшьлек алман егете Матиас Руст Cessna 172 очкычында Советлар Берлегенең һава һөҗүменнән саклану системын үтеп Мәскәүдәге Кызыл мәйданга төшеп утыргач киң танылган иде. Cessna АКШның Канзас штатындагы Уичита шәһәрендә җитештерелә. Бу ширкәтнең очкычларын бай эшмәкәрләр дә бик теләп сатып ала.

XS
SM
MD
LG