Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" татар яшьләре берлеге татар телен яклап пикет үткәрде


"Азатлык" татар яшьләре татар телен яклап пикет үткәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

"Азатлык" татар яшьләре татар телен яклап пикет үткәрде

21 февраль – Халыкара Ана теле көнендә “Азатлык” татар яшьләре берлеге егетләре Казанның Бауман урамында татар телен яклап пикет уздырды.

Пикетта, “Миңнеханов! Федераль дәрәҗәдә 10 татар ТВ каналын булдыру мәсьәләсен күтәр”, “Татар яшьләре татар милли университеты булдыру өчен”, “Татар балалар бакчасы, татар урта мәктәбе, татар университеты – безнең максатыбыз”, “21 февраль – Халыкара Туган тел көне! Татарлар! Үз телебез, мәктәпләребез ябылуына битараф булмыйк! Милләтебез, телебез өчен көрәшик!”, “Метшин! Татар телен өйрән! Казан татар шәһәре! Татарча язмалар, метро тукталышларына татар исемнәре бир!” дигән һәм башка төрле шигарьләр күтәрелде.

Ярты сәгать чамасы дәвам иткән бу пикетны оештырган “Азатлык” татар яшьләре берлегенең вәкиле, журналист Фәнил Гыйләҗев, татар телен өйрәнү дәүләт тарафыннан кызыксындырылган очракта гына алга китә ала, үсә ала, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, татар телен пикетлар уздырып кына яклап, саклап калып булмый. “Ана телен дәүләт якларга һәм сакларга тиеш. Без пикетлар белән мондый проблемның булуын күрсәтергә телибез”, диде ул.
XS
SM
MD
LG