ЛДПР фиркасеннән бер төркем депутатлар урыс телендәге сүзләр урынына чит ил сүзләрен куллануны тыю турындагы канун өлгесен парламентка тәкъдим итте. Фирка җитәкчесе Владимир Жириновский әлеге тәртипне бозучыларны зур штрафка тартырга, хәтта эштән куарга кирәк дип саный.
Канун өлгесен тәкъдим итүчеләр чит ил сүзләрен кулланучы шәхесләрне 2-2,5 мең, җитәкчеләрне – 4-5 мең, юридик затларны – 40-50 мең сум штрафка тартырга чакыра.
Канун өлгесен тәкъдим итүчеләр чит ил сүзләрен кулланучы шәхесләрне 2-2,5 мең, җитәкчеләрне – 4-5 мең, юридик затларны – 40-50 мең сум штрафка тартырга чакыра.