Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар татарлары беренче хәмерсез дискотека уздырды


Татар яшьләренең ял кичәсе
Татар яшьләренең ял кичәсе

Самарның иң затлы күңел ачу залларының берсе булган МТЛ Арена бинасында бик еш ял кичәләре уздыралар. Шәхси хуҗалык буларак алар андый кичәләрдән керем ясый. Эчемлек саттырмау буенча ял итү үзәгенең түрәләре белән бик озак сөйләшүләр алып барылды. Айнык дискотека узачагы турында реклам кампаниясе оештырылды.

Татар яшьләренең ял кичәсен Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды. Төрле бәйгеләр уздырганлыктан, бик күп бүләкләр әзерләнде. Аларга акчаны Ипозембанк, 2нче ипи пешерү заводы директоры Али Сөләйманов, Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов бирделәр.

Мәдәни програм күпкырлы гына булмады, ул әле татар телендә алып барылды. Шулай да һәртөрле уенның иң зурысы була. Бу кичәдә зур сәхнәгә күтәрелеп караокега татар җырын башкарырга кирәк иде. Көтелмәгән хәл. Теләүчеләр сансыз күп булды. Күңел ачу иртәнге алтыга кадәр дәвам иткәнлектән, җырларга теләүчеләрнең барчасы да сәхнәгә күтәрелделәр. Иң оста җырлаучыга Илйас Шәкүров планшет компьютер бүләк итте.

Әлбәттә, кичәдә туйганчы биеделәр. Тәнәфесләр ясап өлкән агаларын да тыңладылар. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин чыгышы яшьләр өчен яңалык иде, чөнки аларның күпчелеге әле мәчеткә йөрмиләр.

“Туган тел” җәмгыяте президенты Илйас Шәкүров үзенең проектларында яшьләрне катнашырга чакырды.

Мөфтиятнең идеологы Радик Газизов егетләрне һәм кызларны Самар Җәмигъ мәчетенә экскурсиягә чакырды.

“Шикләнеп кенә тотынган идек, бик әйбәт килеп чыкты”, диде өлкә мохтариятенең яшьләр төркеме җитәкчесе Ригил Курмаев.
XS
SM
MD
LG