Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар көрәшенең чишмә башы


Самарның "Яктылык" мәктәбендә көрәш бәйгесе үтте. Оештыручы Миңнәхмәт Хәлиуллов: "Татарлар милләт балалары турында уйлап яшәргә өйрәнергә тиеш", ди.

Көрәш бәйгесе үткән көнне Самарның “Яктылык” мәктәбе гөжләп торды. Йөзләгән малай спорт мәйданында мәш килде. Барчасы да дулкын эчендә кайный. Тиздән ярыш башлана. Шунда зур бер малай көтүе икегә ярылачак. Беренчесе – җиңүчеләр, икенчесе – җиңелүчеләр.

Урындыкларда утыручы ата-аналар да ким борчылмый. Тамашачылар арасында ир-атларның күбрәк булуы күзгә ташланды. Әтиләр дә егет чакларын исләренә төшереп кемдер җитдилек белән, кемдер нарасыйларча куанып утыра. Болары инде, җиңүче малайларның аталары.

Балаларның йөзләренә карыйсың да, шатланып бетә алмыйсың! Бәхетлеләр! Ярсыз бәхет диңгезендә йөзәләр. Ә бит бу әкияти диңгезне аларга Миңнәхмәт абыйлары Хәлиуллов бүләк итте.

Ярышны оештыручы Самар өлкә татар милли – мәдәни мохтарият җитәкчесе, Самар шәһәр Думасы депутаты Мидхәт углы Миңнәхмәт Хәлиуллов. Аның белән түбәндәге сөйләшү булды:

– Нинди хисләр кичерәсез шундый матур бәйрәмнән?

Миңнәхмәт Хәлиуллов
Миңнәхмәт Хәлиуллов
– Менә өченче ел инде “Яктылык” мәктәбендә укучылар арасында көрәш бәйрәме оештырабыз. Бу бәйгегә алар ел буена әзерләнәләр. Өлкә мохтарияте үз акчасына ике тренер тота. Алар – Русиянең спорт мастерлары Рәшид Утәшев һәм Руслан Йосыпов. Рәшид белән Руслан балаларны яраталар. Ә балалар абыйларын тагын да күбрәк яраталар. “Яктылык”та чын егетләр үстерергә зур көч куябыз. Татарлар көчле булырга тиеш. Ә көчле ир һәрвакыт гаиләсен бәхетле итә.

– Самарда 200-дән артык мәктәп. Тик “Яктылык”та гына көрәшәләр. Депутат буларак, бәлки бу мәсьәләне Думада күтәрергәдер?

– Самарда спорт ярышлары күпләп оештырыла. Дөрес, алар буй җиткән егетләр арасында. Икенче елны үзебезнең көрәшне зуррак залда үткәрү турында уйланам. Аннары, без бит “Яктылык” укучылары белән генә чикләнмибез. Килсеннәр, көрәшсеннәр, көчләрен сынасыннар. Җиңүчеләр исемлегендә Яңа Куйбышев егетләре бар. Самарның "Спартак", "Виктория" клубларыннан һәм Яңа Мансур авылыннан килделәр. Быел грипп көчле булганлыктан Гали, Камышлы, Ярмәктән килә алмадылар.

– Чыгымнарны тулысынча үз өстегезгә алдыгызмы?

– Чынбарлыкта күтәрә алам. Ләкин дә максатым башка. Татарлар милләт балалары турында уйлап яшәргә өйрәнергә тиешләр. Шул ук эш – батырларның кызларына кияү егетләре үстерәбез бит. Шул фикерне әйткәч, елмая-елмая ярдәм күрсәтәләр.

XS
SM
MD
LG