Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада яңа җыентык тәкъдим ителде


Динә Морзакаева “Милли китап” исемле яңа җыентыгын тәкъдим итү кичәсендә
Динә Морзакаева “Милли китап” исемле яңа җыентыгын тәкъдим итү кичәсендә

Башкортстан Язучылар берлегендә танылган татар язучысы һәм күп китапларның мөхәррире Динә Морзакаеваның “Милли китап” исемле яңа җыентыгының исем туе булып үтте. Анда авторның хезмәттәшләре, күп язучылар килгән.

"Милли китап” җыентыгы бик үзенчәлекле басма. Анда соңгы 17 елда Башкортстанда татар әдипләре бастырган китаплар турында белешмә-анализлар да, республикадагы татар әдәбияты торышы турында мәгълүматлар да урын алган.

“Милли китап” җыентыгы
“Милли китап” җыентыгы
Динә Морзакаева 40 ел буе Башкортстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли. Китап нәшриятында милли китаплар бүлеге дә ачылгач, соңгы егерме елда аның баш мөхәррире вазифаларын башкарды Динә ханым. Аның кулы аша йөзләрчә авторның әдәби-нәфис китаплары кулъязмалары гына түгел, ә мәктәпләр дәреслекләре дә, төрле белешмәләр дә, тәрҗемә китаплары да үтте.

“Китап нәшриятында 40 ел эшләвем кырык көн кебек кенә булды, чөнки эшемне бик яраттым, бар күңелемне биреп башкардым, - ди Динә Морзакаева. – Татар каләм әһелләренең иҗатын тизрәк укучылар хозурына җиткерү зур канәгатьләнү бирә”.

Динә Морзакаевны яңа китабы белән котларга күп каләмдәшләре һәм Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты вәкилләре килгән. Тәүге сүзне алган Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов “Милли китап” җыентыгының әһәмияте турында да, гомумән басма китапларның бүгенге көндәге мөһимлеге хакында да тирән фикерле сүзләрен әйтә.

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина
Башка чыгыш ясаучылардан танылган татар шагыйрәсе Лилия Сәгыйдуллина, “Башкортстан укытучысы” журналы баш мөхәррире Салават Кәримов, Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатибы, үзе дә 10 китап авторы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм башкалар Динә Морзакаеваның иҗатына да, аның кешелек сыйфатларына да югары бәя бирә. Танылган шагыйрә Фәния Габидуллина сүзләренчә, Динә Морзакаева йөзләрчә китапка күз нурларын күчереп, аларны югары дәрәҗәгә җиткергән мөхәррир генә түгел, ә кешелекле шәхес, ифрат итәгатьле, тәрбияле татар хатыны да.

“Яңа гына каләм тибрәтә башлаган яшьләргә аеруча игътибарлы ул, - ди Фәния ханым. – Аннан аның чын татар хатыны, саф мөселман ханымы булуы да сокландыра”.

Динә Морзакаеваның яңа җыентыгы исем туе милли җырларыбыз белән дә үрелеп барды. “Ихлас” мәчетендә эшләп килүче “Иляһилар” иҗат төркеме башкаруында халкыбызның җәүһәрләре дә, мөнәҗәтләр дә яңгырады.

Бүгенге көндә “Китап” нәшриятыннан лаеклы ялга чыкса да, дүрт дистә ел гомерен биргән басмаханә белән араны өзми Динә ханым. Аңа яңа китапларны мөхәррирләүдә гел ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта “Ихлас” мәчетендә чыга башлаган “Ихлас шәриф” журналының баш мөхәррире вазифаларын башкара ул хәзер.
XS
SM
MD
LG