Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам университетында төрек теле курслары ачыла


Ислам университетында төрек теле курслары ачыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

Ислам университетында төрек теле курслары ачыла

Казандагы Русия ислам университетында тиздән төрек теле сабаклары бирелә башлаячак. Шимбә көнне төрек телен үзләштерергә теләүчеләр беренче кереш дәрескә җыелды.

20 февраль көнне РИУда Төрек теле һәм мәдәнияте үзәге ачылган иде. Бу үзәкнең башында университет ректоры Рәфик Мөхәммәтшин тора, ә Төркиянең консуллыгы барлык чыгымнарны күтәрергә ризалашкан.

Озак вакыт үтмәде һәм РИУ вәгъдә ителгән төрек теле курсларына чакыра. Моңа кадәр уку йорты гарәп һәм фарсы теле курслары алып бара иде. Чит телләрдән тыш, биредә “Без – татарлар” дип аталган татар теле һәм дин сабаклары укытыла. Бу дәресләргә һәрбер теләгән кеше языла ала.

Төрек теле белән кызыксынучыларның максатлары бер булса да, мотивлары төрле: кемдер төрек телен Төркиягә баргач иркен тотар өчен өйрәнә, кемдер укырга барырга хыяллана, ә кемдер бу телләр өйрәнүне хоббига әйләндергән.

Курслар ике төрле дәрәҗәдә укытылачак: башлангыч һәм дәвам итүче.
XS
SM
MD
LG