Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петров: "Миңнеханов Универсиадага кадәр Казанда калыр"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Русия президентының Рөстәм Миңнехановны үзе катнашындагы төрле стратегик очрашуларга чакыруын белгеч үзгәрешләр ихтималы белән аңлата.

Сишәмбе көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Стратегия башлангычлары агентлыгы утырышында катнашты. Бүгенге утырыш интернет проектларын сайлап алу һәм аларга акча табуга багышланырга тиеш иде. Агентлык шурасына Миңнехановтан тыш Русия президенты ярдәмчесе Эльмира Нәбиуллина, икътисади үсеш министры Андрей Белоусов, агентлык директоры Андрей Никитин һәм "Внешэкономбанк" мөдире Владимир Дмитриев керә.

Узган атнада "Известия" басмасы Ерак Көнчыгыш үсеше министрлыгы таратылып аның урынына яңа дәүләт корпорациясе төзелергә, аны Миңнеханов җитәкләргә мөмкин, дип язып чыкты. Бу урынга басма тагын өч намзәтне - вице-премьер Игорь Шувалов, саклану министры Сергей Шойгу, "Сбербанк" идарәсе башлыгы Герман Грефны "тәкъдим итте".

Төзелүенә бер ел да тулмаган министрлык федераль программаларның дөрес үтәлешен тәэмин итә алмаган һәм яңа программалар өчен бюджетта булмаган зур акчалар сораган, шуңа күрә Путинның Ерак Көнчыгыштагы вәкиле Виктор Ишаев җитәкләгән министрлык таратылырга мөмкин, дип яза "Известия".

Мәскәү Карнеги тикшеренү үзәгенең төбәкләр сәясәте белгече Николай Петров "Азатлык" радиосына, Миңнехановның исеме болай еш телгә алынуы очраклы хәл түгел, дип белдерде.

"Эшли генә башлаган министрлыкны ябуның мәгънәсен күрмим, минемчә яңа министрлыкны алай тиз генә япмаслар. Бюрократия машинасы финанс планнардан күпкә катлаулырак. Ишаевка министрлык белән идарә итү тәкъдим ителгән икән, аның башка максатлары да булгандыр. Төбәкләр үсеше министрлыгы да тормышка ашмаслык финанс проекты тәкъдим иткән булган, аларны таратмыйлар бит.

Карнеги үзәге белгече Николай Петров
Карнеги үзәге белгече Николай Петров
Инде җитәкчелеккә килгәндә, беренче тапкыр бу турыда сүз чыккач бу кешеләр барысы да аталганда, алар арасында Миңнеханов юк иде. Шувалов өчен беренче вице-премьерлыктан китү - дәрәҗәсен төшерү булыр иде. Шойгу аннан соң саклану министры булды, аны хәзер бу урыныннан алып корпорация башлыгы итеп куюның мәгънәсен күрмим. Грефның үсәргә теләге бар, ләкин аның амбицияләре тагын да югарырак. Инде Миңнехановка килгәндә, аның бу исемлектә күренүе, җитмәсә, аның президент Путинның яңа сәяси бюросында Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров белән бергә ике иң тәэсирле төбәк җитәкчеләре дип аталуын да истә тотсак - бу һичшиксез нәрсәнедер аңлата. Миңнехановка кирәкме ул урын? Бу икенче сорау. Казан күптән инде Универсиадага әзерләнә, бу чыннан да республика җитәкчелеге өчен дә зур вакыйга булачак. Минемчә, Универсиаданы уздырмыйча Миннеханов Татарстаннан китәргә теләмәс. Әмма аның Татарстаннан алыну ихтималы бар, дип саныйм. Казанда кадрлар әзерләнүен беләбез. Исхаковны алыйк.(Казан шәһәр башлыгы Камил Исхаков 2005 елда Русия президентының Ерак Көнчыгыштагы вәкиле итеп билгеләнде - АК). Кирәк булса Кремльнең Миңнехановны Татарстаннан республика абруена зыян салмыйча гына алу өчен акылы җитәр дип ышанам. Ләкин әйтүемчә, Русиядә сәяси календарь һәм сәяси вазгыять әлегә моның өчен уңай түгел."
XS
SM
MD
LG