Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гүзәле Эльмира Әбдрәзакованың әнисенә "Ана даны" медале тапшырылды


Русия гүзәле 2013 Эльмира Әбрәзакова
Русия гүзәле 2013 Эльмира Әбрәзакова
Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев "Русия гүзәле 2013" бәйгесендә җиңгән Эльмира Әбдразаковага бер бүлмәле фатирга ачкычны тапшырды. 18 яшьлек Эльмираның әнисе "Ана даны" медале һәм 50 мең сумлык акчалата бүләк алды.

Казакъстанда туып Кемерово өлкәсе Междуреченски шәһәрендә үскән, әтисе татар булган, Себер тимер юл университетында укыган Эльмираның Русия гүзәле итеп сайлануыннан соң рус булмаган милләтләргә каршы мәгълүмати һөҗүм көчәйде. Кыз үзенә һәм рус булмаган башка милләтләрне кимсеткән язмалар артуы сәбәпле үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен ябарга мәҗбүр булган, дип хәбәр ителә.

Эльмира Әбдрәзакова Русия вәкиле буларак “Дөнья гүзәле” һәм “Галәм гүзәле” бәйгеләрендә катнашачак.

"Җир гүзәле" бәйгесендә дә Русияне чыгышы белән Башкортстаннан булган Элина Кирәева вәкиллек итәчәк. Швециядә үтәчәк Евровидение бәйгесендә Русия исеменнән Динә Гарипова катнашачак.
XS
SM
MD
LG