Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен Русия гүзәле итеп татар кызы сайланган?


Эльмира Әбдрәзакова
Эльмира Әбдрәзакова

Эльмира Әбдрәзакованың укытучысы җиңүче кызга аның ягымлы һәм тыйнак булуы ярдәм итте, дип саный.

Новосибирскидагы “Элит-старс” исемле модельләр мәктәбе мөдире Наталья Грель, Эльмира “Русия гүзәле – 2013” исемен алуы аркасында укуын вакытында тәмамлый алмаячак, дип борчылуын белдерде.

“Аның төркеме укуны 7 мартта тәмамлый, Эльмира бу бәйгегә әзерләнеп укуларын калдырды, алда тагын ике зур бәйге”, диде укытучы.

"Дөнья кар сылулары" -25 дәрәҗә салкында Новосибирскида
"Дөнья кар сылулары" -25 дәрәҗә салкында Новосибирскида
Эльмира катнашкан беренче зур бәйгене дә аның “Элит-старс” мәктәбе оештырган булган. Бәйге гыйнварда Новосибирскида узган "Дөнья кар форумы" кысаларында оештырылган. Эльмира Дөнья кар чибәрләренең беренче өчлегенә кермәгән, әмма үзенең ягымлылыгы белән барысын да таң калдырган.

2007 елда Эльмира үзе яшәгән Междуреченски каласында “Зәңгәр тау гүзәле” булып сайланган.

Эльмираның җиңүе социаль челтәрләрдә Русиядә урыс булмаган милләтләргә булган чын мөнәсәбәтне тагын да җанландырып җибәрде.

Кызның тышкы кыяфәтеннән алып татар исем-фамилиясенә кадәр, барысы да зәвыксыз һәм нәфрәт тулы тәнкыйтькә дучар булды. 18 яшьлек Эльмираның җиңүче исемен нинди юллар белән сатып алуы, аны киләчәктә нәрсә көтүе турында ямьсез фаразлар язылды. Кайберәүләр, "милләте мөһим түгел, Русиядә чибәр кызлар бетеп бара", диде. Шулай ук киләсе елларда Русия чибәрләре итеп кара пәрәнҗә киеп төшкән кызлар сайланачак, дип фаразлаучылар булды. Кызның укытучысы аның эчке сыйфатлары мөһимрәк, ди.

"Русия гүзәле - 2013"
"Русия гүзәле - 2013"
“Аның бүлмәгә килеп керүе белән дөньялар яктырып китә. Кәефләр күтәрелә. Ул һәрвакыт канәгать, бик тыйнак, артыгын сорамый. Бу җиңү аны берничек тә үзгәртмәс, бик акыллы кыз ул”, ди Эльмираның укытучысы.

Күптән түгел Русия үзәк каналында "Голос" бәйгесендә ике татар кызының беренче урыннарны яулавы һәм аларның берсе Динә Гарипованың Швециядә үтәчәк Евровидение бәйгесендә Русия исеменнән чыгыш ясаячагы да рус милләтчеләрендә ризасызлык уяткан иде.

"Русия гүзәле - 2013" бәйгесендә катнашырга теләүчеләр Русиянең барлык 83 төбәгендә сайлана, аларда барлыгы 30 меңләп кыз катнаша.

Эльмира Әбдрәзакова хәзер “Дөнья гүзәле” һәм “Галәм гүзәле” бәйгеләренә әзерләнәчәк. “Дөнья гүзәле” сентябрьдә Индонезиядә үтәчәк, “Галәм гүзәле” бәйгесенең АКШта оештырылуы ихтимал.
XS
SM
MD
LG