Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда "Татар кызы" бәйгесенә әзерләнәләр


Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

“Иман” татар яшьләре берлеге быел да "Татар кызы - 2013" бәйгесен оештыра. Ул 16 мартка билгеләнде. Бәйгедә 16 яшьтән 25 яшькәчә ун татар кызы катнашачак.

Республиканың иң чибәр, уңган, булган “Татар кызы” бәйгесендә катнашу өчен ун кыз финалга үткән. Алар үзләрен әлегә бер дә көндәшләр итеп сизми. Бер-берсен декоратив косметика салырга өйрәтә, аралаша. Бергә бию алымнарын үзләштерә. “Без дуслашып беттек. Үзебезне сәхнәдә генә көндәшләр итеп сизәрбез, мөгаен”, диде Румия Сабирҗанова.

Бәйгедә катнашучылар арасында сигез кыз Ижаудан, тагын икесе - Можгадан. Динара Латыйпова белән Гөлназ Габдуллина әле күптән түгел генә Можгада узган “Татар кызы” бәйгесендә җиңүчеләр исемен яулаган.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар
Кызлар ай буена татар теле дәресләренә дә йөрде, махсус курсларда җырларга өйрәнде, милли киемнәр әзерли. Милли киемнәрдә дефиле – сәхнә йөрешендә катнашу – бәйгенең бер өлеше. Милли киемнәр – хатын-кызларның төрле чорларда кигән күлмәкләре. “Әлегә милли киемнәр сер булып саклана, ул киемнәрне кызлар бер-берсенә дә күрсәтми”, диде кызларны бәйгегә әзерләүче “Сәйлән” бию төркеме җитәкчесе Рушана Саттарова.

Рушана Саттарова сүзләренчә, кызлар барысы да биючеләр дияргә мөмкин, алар төрле коллективларда бу һөнәрне үзләштергән, хәзер дәресләрдә осталыкларын тагын да шомарткан. Рузана Адылова балет белән дә шөгыльләнгән. Алина Хуҗина һәм тагын берничә кыз шәрык биюләре түгәрәгенә дә йөриләр. Әмма кызларның күбесе халкыбыз биюләрен яратып башкара. Әлеге конкурста катнашу алар өчен бер сынау.

Рушана Саттарова
Рушана Саттарова
Кызлар бертавыштан диярлек "татар кызы иң беренче чиратта туган телен белергә тиеш" диде. Шулай ук алар татар кызлары сабыр, пөхтә, тыныч холыклы, булачак әни – үз балаларына халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтергә тиеш дигән фикердә.

Бәйгедә катнашучылар арасында ике әни дә бар. Румия Сабирҗанова һәм Гүзәл Әгълиуллина нәни кызларының милли җанлы, гореф-гадәтләребезне белеп үсүләрен тели.

Румия Сабирҗанова әйтүенчә, ул инде игезәк кызларын репетициягә дә алып килгән. Алар татар костюмнарын бик ошаткан. Өйдә дә әниләренә татар биюләрен биик дип сорыйлар икән. “Кызларымның бу репетицияләрдә булып, милли киемнәр белән танышуы, бию үрнәкләрен күрүе күңелләренә сеңеп калыр. Мин кызларым өчен дә тырышам”, диде Румия.
XS
SM
MD
LG