Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда татар теле укытучылары киңәште


Семинар-киңәшмә барышы
Семинар-киңәшмә барышы

1-2 мартта Оренбур төбәге татар теле укытучыларының семинар-киңәшмәсе үтте. Анда өлкәнең 17 районыннан һәм Оренбур белән Богырыслан шәһәреннән 54 мәктәптән килгән 60лап укытучы, мәктәп мөдирләре катнашты.

Беренче көнне киңәшмә фәнни нигездә, шәһәрнең Крупская исемендәге өлкә китапханәсендә үтте. Әлеге форумда Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин катнашты.

Икенче көн эш Татар Каргалы мәктәбендә, практик нигезендә мастер-класслар белән дәвам ителде. Бу эшне уңышлы һәм кызыклы итеп Татарстаннан килгән укытучылар Розалия Нигъмәтуллина белән Мингаян Мозаффарова башкарды.

Мастер-класс барышы
Мастер-класс барышы
“Мәгълүм булганча, ил күләмендә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую процессы башланды. Безнең коллегаларыбыз, хезмәттәшләребез - татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бу федераль дәүләт стандартларын аеруча дулкынланып, зур проблем итеп кабул иткән чор. Һәммәбезнең дә федераль дәүләт стандартлары куйган таләпләрне гамәлгә кую ысулларын, аның эффективларын эзләп, бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашкан чор. Менә шундый максат белән без Оренбур өлкәсендә яшәгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән фикер алышырга, шушы юнәлештә Татарстанда алып барылган тәҗрибә белән уртаклашырга дигән максат белән килдек. Һәм шушы максат белән без теоретик өлешкә әллә ни игътибар бирмичә, Татар Каргалы мәктәбендә мастер-класслар күрсәттек.

"Эра" бию төркеме җитәкчеләре Илсөя Сафиуллина белән
"Эра" бию төркеме җитәкчеләре Илсөя Сафиуллина белән
Чиратта, мине чит өлкәләрдә яшәгән татарлар беләсезме нәрсә белән сөендерә? Алар бер нәрсәгә дә карамыйча, кысаларның кысан булуына карамастан, милли гореф-гадәтләребезне, телебезне саклыйлар. Алай гына да түгел, Рәмиевләр, Тукайлар чоры татарлары тәҗрибәсен кулланалар дигән фикердә тордым. Менә Оренбурда мин меценатлар белән укытучыларның хезмәттәшлегенә тап булдым инде. Бу мине бик гаҗәпләндерде һәм сокландырды. Мин аларның барысына да озын гомер телим”, дип сөйләде Татарстанның мәгарифне үстерү институтының мәгарифтә менеджмент кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Мингаян Мозаффарова.

Бу семинар - меценатлык белән укытучыларның хезмәттәшлек үрнәге. Әлеге эшне башлап җибәрүчеләр башында эшмәкәр һәм региональ татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Руслан Зәбиров булды.

“Мин –татар баласы” күргәзмәсе
“Мин –татар баласы” күргәзмәсе
“Өлкәдә татар теле һәм әдәбияты укытылган 54 мәктәпнең электрон адреслары бар, алар белән элемтәдә торабыз. Мондый масстер-класслар дәресләрнең укыту сыйфатын яхшырта гына”, дип сүзен тәмамлады Руслан Зәбиров.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр арасында Кувандык районы Никол авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Венера Мансурова да бар иде. Аның укучылары әлеге елны да татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда үткән регионара олимпиадасында беренче, икенче урыннарны яулады.

Музыка укытучысы Илзия Харисова балалар белән
Музыка укытучысы Илзия Харисова балалар белән
“Безнең авылның тарихы Татар Каргалысы белән тыгыз бәйле, чөнки 105 гаилә XVIII гасырда безгә күчеп килгән була. Бу авыл халкының үз телен яратуы безгә дә күчкәндер инде”, дип паралель үткәрде Венера Мансурова.

Киңәшмәдә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләренең аз булуы, тәҗрибәле укытучыларның җитмәве – әлеге мәсьәләләр барысы да тыңланды һәм каралды.

Татар Каргалы мәктәбе укучылары
Татар Каргалы мәктәбе укучылары
“Семинар безнең өчен бик әһәмиятле булды. Галимнәр безгә зур ярдәм күрсәтте. Бергә проблемнар турында сөйләштек, киләчәккә планнар кордык. Иң зур проблем – дәреслекләр җитми, укытучылар төрле програмнар белән эшлиләр икән, шуңа күрә киләчәктә бер програм белән эшләргә уйладык”, дип сөйләде Оренбур педагогия университеты доценты Әльфия Әбделхаликова.

Музыка дәресендә
Музыка дәресендә
Кунаклар алдында Татар Каргалы мәктәбе укучылары сөйләп тә, биеп тә, җырлап та күрсәтте. Музыка укытучысы Илзия Харисова Оренбурның музыка училищесын тәмамлаганнан соң, Татар Каргалы мәктәптәбендә музыка дәресләрен укыта. Ул тумышы белән дә шушы ук авыл кызы. Илзия Харисова Татарстан мәгариф һәм фән министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Балалар “Мин – татар баласы” дигән күргәзмә дә әзерләгәннәр. Моны исбатлаган кебек һәрбер бала Сөембикә портреты янында фоторәсемгә төште. Сөембикә рәсемен, шушы ук мәктәп укучысы Фәйрүзә Мәйсәрова ясаган.

“Оештыручылар да, укытучылар да бер нәтиҗәгә килде: мондый семинарларны ел саен үткәрергә кирәк”, дип сөйләде региональ татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Руслан Зәбиров.
XS
SM
MD
LG