Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли театрның бүгенге хәле борчый"


Әхтәм Әбушахманов
Әхтәм Әбушахманов

Соңгы елларда татар һәм башкорт театрларның милли йөзе югала баруы, режиссерлар җитмәү, драматургиянең көн кадагына суккан, кискен проблемнарны күтәрмәве хакында фикерләр еш яңгырый. Милли темаларга багышланган әсәрләр булмау чит ил классикасы һәм урыс драматургиясе белән мавыгуга да китерә. Шулар Башкортстан театр әһелләрен дә борчый. Башкортстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, күренекле актер, режиссер һәм Уфа дәүләт сәнгать академиясе мөгаллиме Әхтәм Әбушахманов шул хакта фикерләре белән уртаклашты.

Әхтәм Әбушахманов озак еллар Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында дистәләгән образлар иҗат итте. Ә театрдагы иҗаттан киткәч, соңгы 15 елда Башкортстан Театр эшлеклеләре берлегенә җитәкчелек итә ул. Шул ук вакытта Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты дигән мактаулы исемнәргә лаек булган Әхтәм әфәнде Уфа дәүләт сәнгать академиясендә талипларга сәхнә теле нечкәлекләрен өйрәтә. Тормыш юлында куанычлар да, үкенечләр дә булуын әйтә ул.

“Бу табигый дә, чөнки гомер юлы тоташ уңышлардан гына торса да кызык булмас иде, - ди Әхтәм Абушахманов. – Куанычлар да булды. Мин театрдан үз вакытымда, бик вакытлы киттем дип исәплим. Үзгәртеп кору дигән җилләр исә башлагач, театрларда да үзгәрешләр китте. Яшь буын килде. Аларның үз эш алымнары. Алар янында ала карга буласым килмәде. Һәм дөрес эшләдем дип уйлыйм.

– Сезне бүгенге көндә тормышта ни-нәрсәләр борчый?

– Иң борчыганы – җәмгыятьнең яманга үзгәрүе. Кешелек сыйфатлары кыйммәтләре бозыла. Ирләр хатын-кызга әйләнә. Ә хатыннар ирләргә, аңламассың. Бурлар шәп кеше булып китә, намуслылар мескен хәлгә төшә, ялагайлар исә яхшы тормышка ирешә. Төшенчәләр бозылды бу тормышта. Сәнгать, әдәбият кешелек сыйфатларын зурлап иҗат итәргә тиеш, халыкка шуны аңлатып яшәргә тиеш. Элек тәрбия ниндидер бер партиянең идеологиясенә корыла торган иде. Бүген алай булмый инде. Ә барыбер ниндидер әхлак кыйммәтләре сеңдерелергә тиеш.

– Иҗат кешесе түрәләрнең күрсәтмәләренә генә карап эшли алмый. Югары түрәләрнең акыл сатуларына ачуыгыз килә идеме?

– Була иде андый очраклар. Бер мисал гына китерәм. Республика президентының ярдәмчесе телефоннан шалтырата. “Нигә син мәдәният министры белән уртак тел таба алмыйсың?” дигән сорау бирә миңа. Мин әйтәм: “аның белән минем бер бәхәсем дә юк. Фәкать мин сәнгатьне аңламаган, бөтенләй башка өлкәдән, авыл хуҗалыгыннан китереп куелган министр белән сөйләшә дә, аңа безнең проблемнарны да аңлата алмыйм. Эш шунда гына” дим. Шул сүзләрдән соң президент ярдәмчесе башка дәгъва белдерә алмады. Мин инде хәзер 15нче мәдәният министры белән эшлим. Аптырыйм мин: мәдәният министры урынына йә авыл хуҗалыгы кешесен, йә тау-баету тармагы белгечен китереп куялар. Кеше буларак бәлки алар бердигән кешедер. Әмма мәдәният өлкәсендә һични аңламый бит алар.

– Башкортстан театрлары, башкорт милли театры ни хәлдә бүген?

– Гомум Русия күләмендә караганда, Башкортстан театрлары һәм башкорт милли театры хәле хөрт дип әйтмәс идем мин. Әмма, иҗат кешесе буларак, мин башкорт театры язмышы өчен дә борчылам. Игътибар аз аңа. Мәдәният беренче урында торырга тиеш тормышыбызда. Әмма ул гел арткы планда калдырыла. Талантлы белгечләр әзерләү җитми. Драматурглар, режиссерлар кирәк. Бүгенге көндә Русия тетрларының яртысында режиссерлар юк. Бездә дә ул кытлык сизелә. Шуңа күрә дә безгә читтән башка милләт режиссерлары килеп спектакльләр куя. Ә чит кеше безнең милли рухиятне аңлыймыни ул. Ул бит безнең җирлекнең мохитен, халыкның күңелен аңламый. Димәк, тамашаның әйтер фикере дә халыкка барып җитми. Милли драматургия йомшак. Шуңа күрә театрлар чит ил һәм урыс әдәбияты әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Ул да начар түгел. Ләкин безнең хәят күбрәк булырга тиеш сәхнәләрдә. Дәүләт ярдәме кирәк сәнгатькә. Безнең халыкта элек опера да, балет сәнгатедә чит булган. Әмма 1937 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрын булдыру хакында карар кабул ителә. Аңа тиз арада талантларны да әзерлиләр. Кыска гына арада бу театр бар дөньяга билгеле була. Димәк халыкта талантлар бар, аларны үстерергә генә кирәк һәм финанс ярдәм кирәк. Ә иң мөһиме аңлау кирәк мәдәниятнең әһәмиятен.

– Башкорт халкының миллилеген, рухын фәкать авыл гына саклый ала. Бу киң билгеле әйбер. Бүгенге башкорт авылларындагы кайсы проблемалар Сезне аеруча нык борчый?

– Мин – авыл баласы. Туган авылыма еш кына кайтып йөрим. Танылган шагыйребез Әнгам Атнабаевның бер шигырендә язылганча, “Талантлар авылда туа да, калада калып үлә”. Кеше күңелен, аның рухын авыл тәрбияли. Ә мин авылыма кайтам да йөрәгем әрни – халык эчкелеккә бирелә. Бик хафага сала бу хәл мине. Анда нигә эчкелек арта соң? Чөнки эшсезлек анда. Элек колхозлар бар иде. Алар таралды, ә алмашка бернәрсә дә кора алмадык. Эшсезлектән эчә халык. Әзмәвердәй ирләр эш таба алмый. Аларның эчендә хәсрәт, кайгы. Гаиләне ашата алмый, шешәгә үрелә. Урал аръягында бу хәл аеруча киң таралган. Менә безнең авылда өч кибет бар. Алар Казакъстаннан 20 сумга сатып алып кайтарылган аракыны 60 сумга сата. Очсызлы аракы үзе бер агу. Бу хәлне авыл хакимияте дә, башка түрәләр дә күрә, әмма күрмәмешкә салыша. Ә халык кырыла очсыз хәмер эчеп. Калалар халык санын беркайчан да арттырмаган. Авылда туучылар хисабына ишәйгән кала халкы. Ә авыллар кырылса, калалар да бетә бит. Шуны аңлаучы бармы икән бүген. Дәүләт думасы нәрсә карый икән? Депутатлар тәмәкегә каршы кануннар кабул иткән булалар, ә нигә аракыга каршы көрәшмиләр.

– Артка карап уйланганда, үкенечләрегез дә бармы?

– Минем оләсәйемә вафат булганда 105 яшь иде. Ә бәлки күбрәк тә булгандыр, төгәл генә билгеле түгел иде. Менә шул оләсәйем әйтә торган иде:”әле яңа гына кыз чагымда шулай булган иде” дип. Без шул чакта көлә идек. Баксаң, көлке түгел икән бу. Гомер шулкадәр тиз үтә, сизми дә каласың. Әлбәттә, үкенечләр бар. Вакытның кадерен белеп бетермәгән чаклар да булган. Хәзер олыгайгач, һәр көннең кадерен белеп яшәргә тырышасың. Күбрәк эшләп каласы килә. Мин инде театрдан киткән кеше, театр сәхнәсеннән әйтер сүзләрне әйтеп булмый. Үз фикерләремне мәкаләләремдә хикәяләремдә халыкка җиткерергә тырышам.

– Сезнең ике талантлы улыгыз бар, Сезнең һөнәрне сайлаган. Аларга карап бәхетлеме Сез?

– Бәхетлеме дип, алар өчен куанам инде. Мин үзем авыр юл үттем һәм аларга бу юлны сайламаска да киңәш иткән идем. Әмма алар “без башканы күрмәдек, бу юл безгә кызыклы” дип театр юлын сайлады. Әлбәттә, мин аларның уңышларына куанам, уңышсызлыкларына көенәм. Яшьләр минем киңәшне тыңлап та бетми. Бәлки шулай кирәктер дә. Заманы башка, нишләтәсең. Бик кыен чакларында мин аларга ярдәмгә килергә әзер.

– Сезнең бүгенге көндәге тормыш девизыгыз нинди?

– Бәхетле булу. Ә бәхетле булу нәрсә дигән сүз? Мин үземнең туганнарыма, туган җиремә, мәдәниятемә кирәкле кеше булып яшәвемне телим. Күбрәк изгелекләр эшләп өлгерәсем килә. Әлеге максатым шул.

Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе, талантлы актер һәм режиссер, таләпчән мөгаллим Әхтәм Әбушахманов бүгенге көндә дә зур уй-ниятләр белән яши. “Гомер юлы кыскарган саен һәр көннең кадерен белеп, кешеләргә кирәкле булып яшисе килә”, ди башкорт халкының асыл улы. Ике талантлы ул тәрбияләп үстерүе белән дә бәхетле Әхтәм әфәнде. Аның бер улы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында режиссер булса, икенчесе – Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасы хореограф-режиссеры.
XS
SM
MD
LG