Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставропольдә хиҗап җәнҗалы белән бәйле мөселманнарның өйләрендә тентүләр узды


Ставропольның Кара-Түбә авылында хиҗап җәнҗалы белән бәйле мөселманнарның өйләрендә тентүләр узды. Аларның кайберләрендә корал һәм наркотик табылуы әйтелә. Шулай ук тентү барышында ФСБ хезмәткәрләре дини китапларны һәм кайбер техник җиһазларны да алган.

Авыл кешеләре бу “хиҗап эше” белән бәйле дип саный, чөнки берничә көннән мөслимә укучыларның мәктәптә хиҗаптан йөрүен тыюны шикаять иткән мәхкәмә утырышы булачак. Аңа кадәр бу эш белән бәйле мөселманнарны куркытырга уйлаганнардыр ди белгечләр, чөнки корал һәм наркотик табылган мөселманнарны тоткарламаганнар.

Көч структуралары барлыгы алты-җиде йортта булган. Боларның барысында да яулыктан мәктәпкә йөрергә тыелган кызлар яши. Алар әлеге тыюга каршы прокуратурага шикаять язган иде.

21 мартта Ставрополь төбәге мәхкәмәсендә бу эш нигезендә беренче утырыш узачак.
XS
SM
MD
LG