Бүген Казан вакыты кичке 8 сәгать 30 минутта дөньякүләм "Җирнең бер сәгате" чарасы башлана. 92 илнең 1100-дән артык шәһәрендә мохитнең пычрануына борчылу белдереп бер сәгатькә электр уты сүндереләчәк. Бу гамәлгә Казан, Чаллы, Түбән Кама да кушыла.
Казанда башкарма комитет, ратуша, районнарның хакимият биналарындагы утлар сүнәчәк. Бер сәгатькә генә түгел, ә төн буена, дип хәбәр ителә. Чаллыда "2.18" бизнес үзәге, Түбән Камада хакимият биналары утлары сүндереләчәк.
"Җирнең бер сәгате" чарасын дөньякүләм табигать фонды оештыра. Ул табигый байлыкларны әрәм-шәрәм итеп тоту һәм климатның үзгәрүенә кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен үткәрелә. Ут сүндереп кешеләр сәламәт җир шары өчен "тавыш бирә".