Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин киләчәк планнарын аңлатты


Камил Сәмигуллин мөфти вазифасында башкарачак эшләре турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:37 0:00

Камил Сәмигуллин мөфти вазифасында башкарачак эшләре турында

Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Камил Сәмигуллин журналистлар белән очрашуда үз эшендәге биш төп юнәлеш турында сөйләде.

Камил Сәмигуллин узган җомга көнне Казанның “Сөләйман” мәчетендә үткән очрашуны Татарстан диния нәзарәтенең алга таба эш юнәлешләрен аңлатудан башлады. Бу юнәлешләрне ул бишкә бүлеп аңлатты.

“Беренчедән нәзарәтнең төп эше бергәлеккә, үсешкә омтылыш булырга тиеш. Без бар кешегә ачык, һәркем белән мөгамәлә корырга, килешергә, сөйләшергә әзер. Әмма экстремизм һәм терорчылыкны яклаучылар белән бер юлда булмаячакбыз”, диде ул.

Сәмигуллин, мөселман диненә чакыру һәм аның кыйммәтләрен халыкка җиткерүне икенче төп бурыч итеп куйды.

Булачак мөфти, татарларны берләштерүне, толерантлыкны, тынычлыкны саклауны өченче максат итеп билгеләде.

Камил хәзрәт халыкка социаль хезмәт күрсәтүне Татарстан нәзарәтенең дүртенче юнәлеше буларак күрсәтте.

Ул мөфти булып сайлана калган очракта фәнгә һәм мәгарифкә зур игътибар бирәчәген бишенче максаты итеп аңлатты.

“Имамнарыбыз мәгърифәтчелек дини кыйммәтләребезне тарату белән шөгыльләнсен. Вакытларын мәчет өчен акча эзләп йөрүгә сарыф итмәсеннәр иде”, диде ул.

Камил Сәмигуллин үз чыгышыннан соң үзенең урынбасарлары белән дә таныштырды.

Аның урынбасарлары өчәү булачак: “Сөләйман” мәчете имамы Илдар Баязитов, РИУ ректоры урынбасары, голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батров һәм Казан ислам көллияте ректоры урынбасары Нияз Сабиров.

Илдар Баязитов мөфтиятнең социаль эш юнәлешен алып барачак. Рөстәм Батров фәнни эшчәнлек, мәгарифтән һәм халыкара элемтәләрдән җаваплы булачак. Нияз Сабиров исә мөфтиятнең дәгъват алып бару бүлеген җитәкләячәк һәм төрмәләрдәге дини эшчәнлекне алып барудан җаваплы булачак.

Камил Сәмигуллин ахырдан журналистларның сорауларына җавап бирде.

“Азатлык” радиосының татарстан мөселманнары арасында нинди проблемнар бар һәм боларны ничек чишәргә уйлыйсыз, дигән соравын Камил хәзрәт анык кына җавапламады.

“Иң беренче проблем – динебезне булдыру. Иң башта әйткәнебезчә китапларыбызны бастырып боларны халкыбызга тәкъдим итәргә тырышырбыз”, дип белдерде ул.

Камил хәзрәт катнаш никахларга карата үз фикерен белдереп, бу мәсьәләнең һәр кешенең шәхси эше булуын әйтте. Шулай ук "Ихлас" мәчетенә кагылышлы сорауны җаваплап, хәзерге вакытта бу мәчеттә төзекләндерү эшләре алып барылуын әйтеп, бу эшләр тәмамлангач мәчетнең ачылачагына ышандырды.

Ә менә "Кол Шәриф" мәчете кайчан ачылачак һәм аның имамы кем булачак дигән сорауны җаваплап, әлегә бу турыда берни дә әйтә алмавы белдерде һәм моны үзенең мөфти вазифасын башкаручы гына икәнлегенә бәйләп аңлатты.

Камил Сәмигуллин татарчаны җәй көннәрендә әби-бабасы белән аралашып өйрәнүен, 11 яшендә мәчеткә йөри башлавын, 14 яшендә намазга басуын да яшермәде.

Камил хәзрәт русча сорауларны русча, татарча сорауларны татарча җаваплады. Үз җавапларында самими булуын сиздерде.

Камил Сәмигуллин матбугат әһелләре белән беренче очрашуыннан соң “Сөләйман” мәчетендә мөфти вазифасын башкаручы буларак беренче җомга намазын да укытты.
XS
SM
MD
LG