Accessibility links

Кайнар хәбәр

UEFA “Рубин” җанатарларына колак салмый


"Рубин"ның берничә җанатары UEFA президенты Мишель Платинига мөрәҗәгать итеп “Рубин”-“Челси” уенын Мәскәүдән Казанга күчерүне сораган иде.

Казан җанатарларының UEFA президенты Мишель Платинига хаты 25 мартта дөнья күрде. Спорт сөючеләр шул хатта “Рубин”-“Челси” уенын Мәскәүдән Казанга күчерүне сорый.

"Рубин" клубы җитәкчелеге исә бу уңайдан матбугат очрашуы үткәреп, үзенең бу хатка катнашы булмавын ассызыклап үтте.

Җанатарлар хаты, уенны Мәскәүдә үткәрү карары һәм аны акларга тырышулар объектив түгел дип бәяли. "Мәсәлән, беренче сәбәп – чирәм сыйфаты. 20 мартта UEFA вәкиле Коннор Нолан стадион чирәменә экспертиза ясаган иде һәм ул чирәмлек сыйфатын канәгатьләнерлек дип бәяләде.

Икенче сәбәп – һава торышының тотрыксыз булуы. UEFA Мәскәүдә үткәрүне уенга 21 көн кала игълан итте. Ләкин бу вакытта киләчәк һава торышын билгеләү бик авыр. Өстәвенә, Мәскәү дә, Казан да бер үк климат зонасында урнашкан”, диелә хатта.

Оештыручылар халыкны интернетта актив булырга чакыра. Мәсәлән, күпләр UEFA ның Twitter, Facebook социаль челтәрләрендәге рәсми битләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Шулай ук рәсми сайт та игътибарсыз калмаячак.

Бу хат турында игълан иткәннән соң “Р-спорт” агентлыгы UEFA белән элемтәгә кергән. Әмма футбол оешмасының матбугат хезмәте әйтүенчә, уенны Мәскәүдә уздыру карары инде тәгаен һәм бүтән үзгәртелмәячәк. UEFA бу карарын Казандагы чирәмнең тиешле стандартларга туры килмәве белән аңлата.

“Уен Мәскәүнең “Лужники” стадионында җирле вакыт белән 20.00-дә башланачак. Клуб җитәкчеләренә бу хакта узган атнада ук әйтелде. Бу тәгаен җавап һәм бүтән үзгәртелмәячәк”, дип билгеләп үтә UEFA вәкилләре.

“Казанның бүгенге хәле чит ил кунаклары кабул итәргә әзер түгел”

Килеп чыккан вазгыятьтә “Рубин” Универсиада “корбанына” әверелде булса кирәк. “Леванте” белән уйнар алдыннан ук такым шундый белдерү ясады: “Универсиаданың төп аренасы булачак Үзәк стадион чирәмен саклап калу ниятеннән, уенны күчерергә карар кылдык”. UEFA соңгы карарны кабул иткәч, Рубинның вице-президенты Камил Исхаков сүзләрне кызганмады.

Камил Исхаков
Камил Исхаков
“Бу чып-чын ахмаклык. Моны хәл иткәндә UEFA нәрсәгә нигезләнеп фикер йөрткәндер. Бу хәл белән такымның баш мөдире Андрей Громов шөгыльләнергә тиеш иде. Бәлки ул тагын бер кат тырышып карар. “Зенит”, мәсәлән, үз стадионында уйнады, ләкин анда Казанга караганда кырысрак шартлар түгел иде мени? Иң кызыгы шунда – шул ук вакытта бездә Русия футболы берлеге дә булып китте һәм алар бу чирәмдә “Локомотив” белән уйнарга рөхсәт иттеләр”, дип белдерде Исхаков.

“Яңа гасыр” телеканалының спорт хәбәрчесе Алмаз Гафиятов фикеренчә, стадион чирәме дә, шәһәр үзе дә әлегә чит ил кунакларын кабул итәргә әзер түгел. Җанатар буларак, уенның Мәскәүдә узачагы белән килешеп бетмәсә дә, рәсми дәлилләр аңлашыла, ди Гафиятов.

Алмаз Гафиятов
Алмаз Гафиятов
“Җанатар буларак, әлбәттә, уенның Казанда булуын теләр идем. Футбол грандлары безгә еш килсә дә, “Челси”ның килгәне юк. Ә Казанда яшәүче буларак, шәһәрнең бүгенге торышын күрсәтү бик килешеп бетми. Шул ук Үзәк стадион каршында төзелеш бара. Миңа калса, Англиядән килүчеләргә кунакларны кабул итәргә әзер булмаган Казанны күрсәтү бик үк дөрес түгел. Стадион чирәменең киләчәге дә сораулар тудыра.

Әгәр без хәзер “Челси” белән бу чирәмлектә уйныйбыз икән, Русия чемпионаты уеннарына аның торышы нинди хәлгә киләчәген әйтергә авыр булачак. Ә Мәскәүдә алар ясалма кырда уйнаячаклар. Шушы нечкәлекләрне истә тотып Казанда уйнамаска карар кылганнар булса кирәк. Мин Казанда яшәүче буларак, бу адымнарны аңлыйм”, диде Гафиятов.

Казан һава аланының кимчелекләре хакында күп сүз әйтелде инде, ләкин башкаланың зур чараларга әзер булмаганын тагын бер мисал күрсәтә. Стадионны тикшерергә килгән UEFA вәкиле Коннор Нолан Казанга килгәндә Мәскәү һава аланында кунып калырга мәҗбүр булган. Казанга үз вакытында очасы рейсны башка бер очыш белән берләштерү сәбәпле, Нолан Казанга 12 сәгать соңрак килеп төшкән. Һава ширкәте аңлатуынча, моның сәбәбе һава торышы белән бәйле, шуңа күрә очкыч соңрак кузгалган.

“Газпром” ширкәте иганәче булып торган “Зенит” такымы, март салкыннарына карамастан, үз уенын Петербурда үткәрде. Бу очракта UEFA кая караган? Петербурны кояшлы як дип әйтеп булмый.

“Гәрчә UEFA вәкиле Казан стадионы чирәменә уңай бәя бирсә дә, барыбер уенны Мәскәүдә уздырырга карар кылдылар. Бу очракта сорау туа: Ә ни өчен шулай? Чөнки башка такымнар уеннары кырысрак шартларда да узганы билгеле. Казан җанатарлары хат язды дип беләм. Ләкин аларга җавап килмәс. Килсә дә уңай җавап булмас. Моны алдан ук уйларга кирәк иде. Бәлки, чыннан да “Рубин”га каршы сәясәт барадыр. Хәзер төгәл генә әйтеп булмый. Ләкин бер кызык әйбер: әгәр “Рубин” уңышка ирешә башласа, клуб эчендә низаглар килеп чыга. Күптән түгел яхшы гына уйнап киткәндә “Төрә эше” барлыкка килде. Хәзер Громовка каршы низаг чыкты. Шуңа күрә, башта “Рубин”үз эчендә хәлләрне чишмичә алга китеп булмаячак. Өстәвенә “Рубин” уңышларыннан көнләшүчеләр дә байтак. Бу хәлләрдә барысы да гаепле, барысының да үз өлеше бар”, дип саный Алмаз Гафиятов.

“Ике якта да хата бар”

“Рубин” җанатары Илнар Нургалиев тә бу хәлләрдән канәгать түгел. Нургалиев әйтүенчә, бу очракта бар як та гаепле.

Илнар Нургалиев
Илнар Нургалиев
“Моның белән килешеп бетеп булмый, чөнки Казан халкының бу уенны күрергә хакы бар иде. UEFA да үз фикереннән кире кайтмый, “Рубин” җитәкчеләре дә запас стадион итеп “Лужники”ны күрсәткәннәр. Ике якта да хата бар. Казан халкы бик тә котыра, чөнки җанатарлар ике атнага кимендә бер тапкыр “Рубин” артыннан башка шәһәргә бара. Туйдык инде. Хәзер нинди генә хатлар язсак та, кем генә бу эшкә кушылса да, UEFA үз фикерен үзгәртмәс. Нәрсәгәдер Үзәк стадионны уен кырлары исемлегенә кертмәгәннәр, нишләмәк кирәк. Бу стадиягә кадәр үтәчәгенә ышанмаганнар микән?” ди Нургалиев.

“Рубин” инде өченче ел рәттән Европа Лигасы уеннарын Мәскәүдә уздыра. Февральдә үткән уеннарны җанатарлар аңлап кабул итте. Ләкин бу килеп чыккан хата аркасында “Рубин” икенче сезонга кадәр үк Европа уеннарын Казанда кабул итә алмаячак. Әле икенче елны халыкара дәрәҗәдә уйнармы, билгесез.

“Чирәм саклыйлар дигәнгә бик үк ышанып бетмим. Сакладылар бит инде. Өстәвенә, тиздән “Локомотив” белән уйнаячаклар. Җанатарлар бу уенны үзләрендә күрергә тиешләр. Хоккейга караганда, футболга аның кадәр игътибар юк, ләкин җанатарлар бу уенны үзләрендә күрергә тели. Минем фикеремчә, UEFA барыбер уенны Мәскәүдә уздыртачак. Ә әгәр инде “Рубин” бу стадияне үтә калса, бәлкем футболны кире Казанга кайтарып булыр”, диде Нургалиев.
XS
SM
MD
LG