Accessibility links

Оренбур татар театрының “Хәйләкәр уеннары” югары бәяләнде


Өлкә мәдәният министры Виктор Шориков (сулда) театрның сәнгать житәкчесе Рөстәм Абдуллаевка бүләк тапшыра
Өлкә мәдәният министры Виктор Шориков (сулда) театрның сәнгать житәкчесе Рөстәм Абдуллаевка бүләк тапшыра

Оренбур өлкәсенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң зур ун бүләгенең берсе Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театрының иҗат төркеменә тапшырылды.

Халыкара театр көне алдыннан Оренбурның Максим Горький исемендәге драма театрында “Оренбургская лира” исемле Оренбур өлкә губернаторының иң зур бүләге тапшырылды. Әлеге премия әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә зур казанышларга ия булучыларга һәм 2012 елда “Иң яхшы ел актеры” номинациясендә җиңүчеләргә бирелде.

Быелгы "Оренбургская лира" бүләген алучылар мәдәният министры белән
Быелгы "Оренбургская лира" бүләген алучылар мәдәният министры белән
Узган еллардан аермалы буларак, әлеге номинантларның саны биш түгел, ә икеләтә артты. Бүләкләү фонды да бер миллионга күтәрелде. “Оренбур лирасы» – сәнгать өлкәсендәге төрле юнәлешләрне һәм жанрларны үз колачына алды: алар арасында язучылар, рәссамнар, артистлар, музыкантлар, хореографлар.10 премиянең берсе Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театрының иҗат төркеменә Мольерның “Плутни Скапена”, ягъни “Хәйләкәр уеннары”н сәхнәләштерү өчен тапшырылды. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Рөстәм Абдуллаев, рәссамы Петр Плотников һәм хореографы Сергей Тишков. Театр репертуарындагы спектакльләрнең күпчелеге дә әлеге иҗат төркеменең хезмәте.

Беренче лираны театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев 2004 елда Галиәсгар Камалның “Банкрот” спектакле өчен алган иде.

“Безнең театрда чит ил спектакльләре күп түгел иде, бигрәк тә классика. Ул спектакльне куяр өчен үзебездә дә кызыклы фикерләр бар иде. Яшьләрчә елмаеп, көлеп шул спектакльне эшләдек. Эшләгән эшне бәяләгәч, безгә дә күңелле, артистларга да күңелле, безнең татар тамашачысына да рәхмәт. Алмаз Мостафин төп рольләрне күп уйнамаса да, бу юлы Скапен ролен көлеп, шаярып, уңышлы башкарып чыкты”, дип сөйләде Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев.

Театрда махсус белеме булмаучылар да эшли. Аларны актерлык осталыгына Рөстәм Абдуллаев өйрәтә. Шуңа да театр дөньясында “Абдуллаев мәктәбе” дигән термин киң таралган. Андый актерларның берсе – Мольерның “Хәйләкәр уеннары”нда төп рольне башкаручы яшь актер Алмаз Мостафин. Актерга Скапен роле өчен өлкә мәдәният министрлыгының махсус премиясе тапшырылды.

Айрат Хәбибуллин (сулда) һәм Алмаз Мостафин "Хәйләкәр уеннары"нда
Айрат Хәбибуллин (сулда) һәм Алмаз Мостафин "Хәйләкәр уеннары"нда
“Бу рольне уйнарга миңа бик җиңел булды. Рөстәм Абдуллаев белән мин бик озак эшлим, махсус белемем юк, әмма укытучым әйбәт. Менә бүгенге диплом, ул минем өчен укып бетергән диплом кебек. Рөстәм абый эзеннән миңа барырга да барырга. Бу сәхнәдә репетицияләр вакытында, тирләп-пешеп дигәндәй, 2-3 килограмм авырлык югалтканнар булды, мин дә 2 килограмм югалта идем”, дип көлеп сөйләде актер Алмаз Мостафин.

Бүләкләнүчеләр арасында театр дөньясында танылган шәхесләр дә бар иде: Горький исемендәге Оренбур драма театрының сәнгать җитәкчесе Рифкат Исрафилов, Оренбур драма театры актеры, бүгенге көндә Уфа драма театры режиссеры Олег Ханов, Оренбур драма театры артисты Алсу Шәмсетдинова.

“Актерның авыр хезмәтен аңлаучылар үз коллегалары өчен шат”, диде
Русиянең атказанган артисткы Люция Абдуллаева.

Татарстан белән Башкортстаннан тыш, Русиядә 23 ел буе эшләп килүче бердәнбер татар дәүләт театры шулай итеп үз урнын да, тамашачысын да тапты.
XS
SM
MD
LG