Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселман журналистлары җыелды


Казанда мөселман журналистлары җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:49 0:00

Казанда мөселман журналистлар җыелды

4 апрельдә "Гранд-отель Казан" кунакханәсендә беренче Русиякүләм “Islam-Online” конференциясе оештырылды. Татарстан мөфтияте тырышлыгы белән оештырылган чарага Русия төбәкләре һәм кайбер чит илләрдән алтмыштан артык журналист килде.

Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил Сәмигуллинның Коръән аятьләрен уку белән ачылган конференция мөселман журналистының социаль җаваплылыгы мәсәләсе, социаль челтәрләрнең дәгъват инструменты, ислам медиасында интернет үсешенең анализы һәм башка темалардагы чыгышлар белән дәвам итте.

Камил Сәмигуллин интернет мохитендә мөселманнарга каршы бик күп тискәре мәгълүмат таратылуын һәм моңа каршы бергәләп көрәшүнең зарур икәнлегенә басым ясады.

Оештыручылар сүзләренчә, конференция мөселман журналистларын һәм мөселман гаммәви мәгълүмат чараларын традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау юнәлешендә үзара берләштерү максатыннан чыгып уздырылды.

Конференциянең төштән соңгы өлешендә мөселман журналисты кодексы да тикшерелде. Тәкъдим ителгән кодекста түбәндәге маддәләр бар:

  • 1нче маддә. Мөселман журналистының рухи-әхлакый җаваплылыгы.
  • 2нче маддә. Мөселман журналистының социаль җаваплылыгы.
  • 3нче маддә. Хакыйкыйлек һәм объективлык.
  • 4нче маддә. Намуслылык, гаделлек, шәхескә карата ихтирам.
  • 5нче маддә. Гомумкешелек кыйммәтләрен хөрмәт итү.
  • 6нчы маддә. Һөнәри бердәмлек.

Мөселман журналисты кодексының бу рәвеше җыелышта бер нигез буларак кына кабул ителде. Чарада катнашучылар кодексны тагын да тулыландырып көз көне очрашып кабаттан тикшереп кабул итү турында килеште.

Конференция тулысынча диярлек рус телендә барды. Оештыручылар бу хәлне чарага Русиянең башка төбәкләреннән дә катнашучылар булуга бәйләп аңлатты.
XS
SM
MD
LG