Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте Казан метросында яңа юлга акча бирмәячәк


Казан 2018 елда булачак футбол чемпионаты алдыннан метроның яңа линиясенең бер өлешен төзү өчен Мәскәүдән акча сораган иде. Русия хөкүмәте бу үтенечне кире какты.

Чемпионатка кадәр метро төзелешләре өчен Петербур һәм Түбән Новгородка гына акча бүленәчәк. Казан белән бергә Екатеринбур, Самар үтенечләре дә кире кагылды. Пулковадан Петербурга кадәр юл салу өчен дә акча бирелмәячәк.

Түбән Новгородтагы линия 13,18 млрд сум, ә Петербурныкы 23,9 млрд сумга төшәчәк.
XS
SM
MD
LG