Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафури театры Казанга сигез тамаша алып килә


Казанга Гафури театры килә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

Казанга Гафури театры килә

18-23 апрельдә Камал театры бинасында Уфаның Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак. Гафури театры артистлары башкалада сигез спектакль һәм концерт тәкъдим итәчәк.

Бу уңайдан театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов, режиссеры Айрат Әбүшахманов һәм актер Азамат Гафаров Казан журналистлары белән очраштылар.

Быел Гафури театрының баш режиссеры алмашты. Моңарчы Мәскәүнең “Сатирикон”, Оренбурның урыс театры һәм Салават башкорт театрында эшләгән Олег Ханов театрның сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде.

“Гастрольләрне Чыңгыз Айтматовның “Ак пароход” спектакле белән ачырга булдык. Бу безнең өчен җайлы гына эш булмады, күп кыенлыклар туды. Бу спектакльне Литва режиссеры Линас Зайкаускас куйды. Аның менталитеты, сулышы, театрны аңлавы икенчерәк”, диде Ханов.

Ханов бу спектакльдә үзе дә уйный. Күп еллар урысча уйнаганнан соң, Олег Ханов башкорт театры сәхнәсенә Момун бабай роле белән чыга.

Театрның тагын бер яңа спектакле “Руди - never off” дип атала. Рудольф Нуриев истәлегенә багышланган тамашаны Айрат Әбүшахманов сәхнәләштергән. Башка елларны Әбүшахманов театрның баш режиссеры булып килсә, хәзер ул гади режиссер булып тора.

"Бу спектакльгә Нуриевның үзенең автобиографиясе нигез булып ятты. Бу хакта күп китаплар укылды. Күбесе аның чит илдә яшәгәне, иҗат иткәне турында. Әмма кайсыбер авторлар бер-берсенә каршы китереп яза. Гомумән, Нуриев тугач та үләргә тиеш булган, чөнки поездта шактый салкын булган. Аның әнисе – Казан татары. Абыйсында үскән. Ә әтисе Уфа тирәсеннән, ул – башкорт”, ди Әбүшахманов.

Олег Ханов әйтүенчә, театр балалар спектакльләрен урысча уйнарга мәҗбүр.

“Кызганычка каршы, бүгенге көндә телне саклау – театр өчен беренчел максат. Әгәр без башкортча балалар спектаклен 10-12 тапкыр уйныйбыз икән, башкортча аңлый торган балалар бетә”, дип ассызыклады Олег Ханов.

Гастрольләр 23 апрельдә “Йөрәк моңнарыбыз” театраль концерты белән тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG