Accessibility links

Җәмәгать пулатында мәктәптә яулыклар турында сөйләшәчәкләр


Ренат Вәлиуллин
Ренат Вәлиуллин

Җәмәгать пулаты һәм Татар конгрессына мәктәпләрдә яулык бәйләүне тыю ихтималына ризасызлык белдерүчеләр арткан.

Март аенда Түбән Кама мәктәпләренең берсендә мөслимә кызлар һәм укытучыларның яулык бәйләве мәктәп тәртибен боза дигән хәбәрләрдән соң Татарстан җәмәгать пулаты һәм Бөтендөнья татар конгрессына борчылып мөрәҗәгать итүчеләрнең саны арткан. Конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары, Җәмәгать пулаты әгъзасы Ренат Вәлиуллин мәктәп формалары һәм яулыклар турында фикер алышыр өчен пулат утырышын җыярга тәкъдим иткән. Укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре, прокуратура, министрлык вәкилләре һәм дин әһелләре катнашында очрашу 11 апрель үтәчәк. Утырыш алдыннан Ренат Вәлиуллин белән сөйләштек.

– Халык бу мәсьәне хәвефләнеп кабул итте. Шуңа күрә без дә читтә кала алмадык. Мин Җәмәгать пулаты әгъзасы буларак бу очрашуның инициаторы булып чыктым. Җәмәгать пулаты җәмгыятьтә килеп чыга башлаган кризиска үз реакциясен бирергә тиеш. Шуңа күрә без соңга калмыйча шушы мәсьәлә турында сөйләшергә кирәк дигән фикергә килдек. Иншалла, 11 апрельдә эшлекле сөйләшү булыр.

Түбән Кама мәктәбендә прокуратура тикшерүе вакытында мөгаллимнәр һәм кызлар яулыклы булган, прокуратура кисәтү ясаган, халык моны яулыкны тыю дип аңлап ризасызлыгын белдерә башлаган. Без дә бу мәсьәләдә үз фикеребезне әйтергә телибез.

Прокуратура мәктәптә нәрсәне тикшергән?

– Бу табигый хәл – алар укыту процессы үтәлешен, укыту шартларының туры килү-килмәвен тикшерә, бу гадәти хәл. Бу юлы инде алар бик туры килмәве турында кисәтү ясаган, очрашуга прокуратура вәкилләрен дә чакырдык, аларның аңлатмалары да безнең өчен мөһим. Шуннан соң инде бер уртак фикергә килә алырбыз дип уйлыйм. Президентның да бу турыда сүзләре булды, Ставрополье өлкәсендәге хәлләрдән соң белдерүләр булды.

Бу очракта нәрсә ул хиҗаб, нәрсә ул никаб, безнең милли яулык дигән төшенчәләр бер яклы гына кабул ителә, күп кеше аларны бер күчкә өеп карый. Һәрберсен аерып карау мөһим. Безнең милли аспектны онытмау мөһим. Бер яклы караш күзәтелә, шул борчый.

Мөфти вазифаларын башкаручы Камил Сәмигуллин Русиянең мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрендә мөселман кызларга мәктәпләрдә кию өчен махсус киемнәр булдырылачак һәм һәр төбәк бу мәсьәләне үзенчә хәл итәчәк, яулыклар тыелмаячак дип белдерде. Аның моны хәл итәрлек вәкаләте бармы?

– Мөфти вазифаларын башкаручы бу сүзне әйткән икән, димәк, ул аны буш урында әйтми, аны ул кем беләндер киңәшләшкәннән соң гына әйтә ала. Яулык бит мөселманнарга гына хас әйбер түгел. Мәктәп формасы диләр, беренчедән ул әле эшләнмәгән, икенчедән ул бары тик малай-кызларның киеме, күлмәк-чалбары турында сүз бара. Башны каплау-капламау турында сүз юк. Президентның теләге бар - форма булдырганда төбәкләрдәге милли һәм дини үзенчәлекләрне исәпкә алу.

Чит илләрдәге хосусый мәктәпләрдә форма бар, әмма яулык бәйләү тыелмый. Дәүләт мәктәпләрендә, шул санда Төркиядә дә форма булмаса да, динне күрсәткән әйберләр тагу йә яулык бәйләү тыелган. Болар мәдәни һәм дини үзенчәлекләргә карап түгел, теге яки бу илнең кануннарына нигезләнеп билгеләнгән. Сез, Җәмәгать пулаты әгъзалары, бу очрашуда кем ягында булачаксыз?

– Төп максатыбыз – тигез урында проблемалар китереп чыгармау. Яулык бәйләүнең укыту эшенә тәэсире бармы? Ул аңа зыян саламы? Күршесендәге бүтән баланың игътибарын аламы? Менә шушы сорауларга җавап табарга һәм аларны исәпкә алып ниндидер тәкъдимнәр әзерләргә телибез.
XS
SM
MD
LG