Accessibility links

Буыннан-буынга күчкән һөнәр иясе


Гайсә Талипов үзе ясаган көзге янында
Гайсә Талипов үзе ясаган көзге янында

Республиканың атказанган укытучысы, музыка белгече Гайсә Талипов көзге ясаучылар нәселеннән. Аның фатирында ярты гасыр элек үз куллары белән ясаган көзге сакланган. Ул бер дә сыйфатын югалтмаган.

Үткән гасыр башында бер хатын-кыз Гайсә әфәнде Талиповның әтисе Морат агага иске, бозылган көзгесен чистартырга китерә. Әмма Морат ага көзгене реставрацияләү белән шөгыльләнмим дип, ул хатынга яңа көзге ясап бирә. Бозылган көзге һөнәрчедә кала.

Көзге ясау серен Гайсә Талиповның бабасының бабасы Талип Миндияров үзләштерә. Ул бик оста һөнәрче булган. “Ул бу һөнәрен минем бабайга, бабай әтием Моратка өйрәткән. Ул буыннан-буынга күчеп килә торган һөнәр. Талиповлар гаиләсенә яшәү өчен яхшы керем биргән”, дип сөйләде Гайсә әфәнде.

Көзге ясаучы Морат Талиповка утызынчы елларда махсус таныклык та бирелә. Ул ясаган көзгеләрен экспертизага Мәскәүгә җибәрә. Аның эшен югары бәялиләр. Сугыш башлангач, шушы һөнәргә ия булу сәбәпле әтисенә бронь бирелә. Ул очкычларга көзгеләр ясый.

Талиповлар гаиләсенең Ижау шәһәренең Печән базарында үзләренең остаханәләре була. Җәйге айларда Гайсә әфәнде шунда йөреп, серле һөнәрне үзләштерә.

Гайсә Талипов
Гайсә Талипов
Гайсә әфәнде берникадәр вакыт узгач, Венециядә эшләнгән, инде бозылган көзгене чистарта. Аңа бихисап вакыт һәм көч китүен билгеләде ул. Үз куллары белән чистартылган пыяланы көзге итә. Ә моны ул болай аңлатты: “Минем бик тә музыка белән шөгыльләнәсем килде. Мәктәптә укыганда аккордеонда һәм кыллы уен коралларында уйнарга өйрәндем. Музыка училищесына укырга керергә теләгем бар иде. Әмма әтием “башта гаилә һөнәрен өйрән, аннары теләсә ни эшлә”, диде.

Шулай итеп Гайсә Талипов иске көзгене чистартып яңасын ясаган. Әтисе аңа “бишле” билгесе куйган. Нәкъ шул көзге Талиповларда гаилә ядкаре булып саклана. Ярты гасыр узуына карамастан, әйтерсең, көзгене хуҗа әле хәзер генә эшләтеп алган. Бер генә җирендә дә каралган яисә кырылган таплар күренми. Пыяласы Венециядә җитештерелгән.

Көзгегә 50 ел
Көзгегә 50 ел
Хәлле гаиләләрдә ата-ана балаларын музыка уен коралларында уйнарга өйрәтергә тырыша. Ә музыка мәктәбе бердәнбер булу сәбәпле, анда керү талантлы балаларга гына мөмкинлек бирә. Гайсә Талипов кечкенәдән музыкага тартыла. Аккордеонда уйнарга өйрәнә. Гомуми мәктәптә укыган еларында ук халык уен кораллары ансамбленә йөри. Мандолина, балалайкада уйнарга өйрәнә. Музыкант алты дистә ел элек 20-нче татар мәктәбе директоры Әдип Кәримов бүләк иткән балалайканы бүген дә саклап тота.

Удмуртиянең атказанган укытучысы Гайсә Талипов 4нче сәнгать мәктәбендә балаларны музыка серләренә дүрт дистә ел дәвамында өйрәтте. Күпсанлы укучылары инде үзләре остазының эшен дәвам итә. Бүген Гайсә әфәнде лаеклы ялда булуына карамастан, мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай ук Удмуртия татар иҗтимагый үзәгендә мәдәният комиссиясен җитәкли. Ул музыка уен коралларында уйнаучы татар балалары арасында беренче бәйгеләрне оештыручы, бәйгеләрнең жюри рәисе булды.
XS
SM
MD
LG